+4 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
6 Май , 17:22

Тренерларга ярдәм күрсәтеләме?

Башкортстан - илнең спорт төбәкләренең берсе, анда спортчыларга һәм аларның тренерларына көчле ярдәм системасы булдырылган. Бу хакта бүген ЦУРда Хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә республиканың спорт министры Руслан Хәбибов белдерде.

Тренерларга ярдәм күрсәтеләме?
Тренерларга ярдәм күрсәтеләме?
Руслан Хәбибов сүзләренчә, Башкортстанда тренер-укытучылар түбәндәге социаль гарантияләр ала: «Тренер» вазыйфасында эшләү чорын исәпкә алып, педагогик стажны саклау, билгеләнгән атналык йөкләнешне бер ставкага 24 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр киметү һәм 42 көнлек отпуск (тренерда 28 көнлек отпуск).

Моннан тыш, республикада 18 яшькә кадәр спортчыларга стипендияләр билгеләнә. 2023 елда аны 234 спортчы алган. Чагыштыру өчен, 2022 елда - 222. Шулай ук талантлы спортчыларга финанс һәм социаль ярдәм кысаларында 2019 елдан аларны эшкә урнаштыру буенча эш алып барыла. Хәзерге вакытта 167 спортчы - Уфада спорт әзерлеге үзәгенә, тагын 68 спортчы адаптив спорт үзәгенә эшкә урнаштырылган.

Узган ел төбәктә спортчыларга һәм аларның тренерларына ярышларда җиңүләре өчен 44,7 миллион сумлык 759 түләү башкарылган. Шулай ук, Руслан Хәбибов сүзләренчә, спортчыларны, спорт тармагы хезмәткәрләрен стимуллаштыру ысулы булып хезмәтләре өчен дәүләт һәм ведомство бүләкләре белән бүләкләү тора.

Фото: "Башинформ" агентлыгы

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: