+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Спорт
8 Май 2024, 05:30

Алинә Кабаева: «Спортчы — шул ук көрәшче ул!»

Кичә Алинә Кабаева Русия спортчыларының нинди очракта Олимпиадада флагсыз һәм гимнсыз катнашачагын әйтте.  

Алинә Кабаева: «Спортчы — шул ук көрәшче ул!»Алинә Кабаева: «Спортчы — шул ук көрәшче ул!»
Алинә Кабаева: «Спортчы — шул ук көрәшче ул!»

Владимир Путинның инаугурация тантанасында чакырылган кунаклар арасында танылган гимнастка Алинә Кабаева да бар иде.

Чара тәмамлангач, журналистлар дөнья спорты йолдызы белән аралаша алды. Аерым алганда, Алинәдән кайсы очракта Русия спортчыларының Олимпиадага флагсыз һәм гимнсыз барачаклары турында сорадылар.

"Спортчы - шул ук сугышчы ул! Әгәр җитәкчелек барырга кушса — барырга кирәк", - диде Алина “SHOT” басмасы хәбәрчесе белән сөйләшкәндә. Шул ук вакытта спортчылар Олимпиадада флагсыз һәм гимнсыз катнаша ала, әгәр моңа Русия Спорт министрлыгы рөхсәт бирсә, дип билгеләп үтте ул.

Алинә Кабаева сүзләренчә, Русиядә спорт, барлык санкцияләргә карамастан, үсеш алуын дәвам итә, ә безнең флаг һәм гимн нәфис гимнастика буенча халыкара ярышларда бар. Быел Кытайда узган турнирда шулай булды.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас