+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
15 июнь 2024, 07:15

Тәүге бүләкләр яуланды

Башкортстан спортчылары БРИКС илләренең спорт уеннарында ил җыелма командасы тупланмасына беренче бүләкләрен яулады.

Тәүге бүләкләр яуландыТәүге бүләкләр яуланды
Тәүге бүләкләр яуланды

Кичә каратистларыбыз аерылып торды. Эрнест Шәрәфетдинов 75 килограммга кадәр авырлыктагылар арасында алтын медаль яулады. Айгөл Садыйкова 50 килограммга кадәр авырлыкта бронза призер булды.

"Җиңүчеләрне, аларның тренеры Николай Балабановны яхшы нәтиҗәләр белән котлыйм! Безнекеләр өчен җан атабыз", - дип язган үзенең Телеграм-каналында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.

Исегезгә төшерәбез, халыкара ярышлар Казанда 23 июньгә кадәр уза. Аларда дөньяның 90 иленнән 5 меңгә якын кеше катнаша. Ил җыелма командасы составына 18 Башкортстан спортчысы кергән.

фото: башинформ

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас