+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
2 июль 2024, 06:37

Радий Хәбиров: "Без сезнең белән горурланабыз!"

1 июльдә Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «БРИКС илләренең спорт уеннары» (БРИКС уеннары) халыкара мультиспорт чарасында җиңүчеләр һәм призерлар белән очрашты. Республика җитәкчесе атлетлар белән 12-23 июньдә Казанда узган ярышларның нәтиҗәләре, шулай ук төбәктә спортны алга таба үстерү буенча планнар турында фикер алышты.

Радий Хәбиров: "Без сезнең белән горурланабыз!"Радий Хәбиров: "Без сезнең белән горурланабыз!"
Радий Хәбиров: "Без сезнең белән горурланабыз!"

Исегезгә төшерәбез, Башкортстан спортчылары БРИКС уеннарында 20 медаль яулады: 12 алтын, 7 көмеш һәм 1 бронза. Мультиспорт чарасында катнашу өчен ил җыелма командасына барлыгы 8 дисциплина буенча 18 Башкортстан вәкиле керде.

Төбәк җитәкчесе БРИКС илләренең спорт уеннары Русия Федерациясенә каршы санкцияләргә җавап булуы хакында ассызыклады. Башкортстан спортчылары, ил җыелма командасының барлык әгъзалары кебек үк, зур спортта изоляция була алмавын һәм дустанә дәүләтләр спортчылары белән ярышларда лаеклы чыгыш ясауларын исбатлады.

- Мин сезнең белән очрашырга һәм, иң элек, сезнең искиткеч казанышларыгыз өчен рәхмәт әйтергә теләдем. Без сезнең белән бик горурланабыз! - диде Радий Хәбиров. – Без ярышлар барышын игътибар белән күзәттек. Сез 20 медаль яуладыгыз, һәм бу Русия җыелма командасы тупланмасына зур өлеш кертте. Сезнең һәр казанышыгыз, һәр спорт батырлыгыгыз - Башкортстанда спортны үстерү өчен тагын бер стимул, чөнки сезне миллионлаган кеше карый. малайлар һәм кызлар сездән үрнәк алалар. Моның өчен бик зур рәхмәт!

Бадминтон буенча БРИКС уеннарының ике тапкыр җиңүчесе Алина Дәүләтова республика җитәкчелегенә Башкортстанда бадминтонны үстергән һәм популярлаштырган өчен аерым рәхмәт белдерде.

- Быелның февраленнән Өлфәт Мостафин исемендәге яңа физкультура-савыктыру үзәгендә күнегүләр ясый башладык. Без бадминтончыларның күнегүләр өчен үз базалары булуына бик шат. Бу залларда булачак чемпионнар шөгыльләнәчәк дип ышанам. Ярышлар нәтиҗәләре буенча матди дәртләндерү, Дәүләт спорт стипендияләре, республика буенча төзелә торган объектлар, «Шәһәр тренеры» һәм «Авыл тренеры» проектлары өчен сезгә зур рәхмәт, – диде Алина Дәүләтова.

Рәхмәт сүзләрен башка спортчылар да җиткерде. Мәсәлән, Токиодагы Олимпиаданың көмеш призеры, команда беренчелегендә БРИКС уеннары җиңүчесе, рапирачы Тимур Сафин Башкортстан Хөкүмәтенә рапирачыларга ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде, шулай ук БРИКС уеннарында катнашуы турында тулырак сөйләде.

Уфадагы 12нче Олимпия резервы спорт мәктәбенең тренер-укытучысы Николай Балабанов БРИКС уеннары нәтиҗәләре буенча Башкортстан спортчыларын һәм аларның тренерларын матди яктан дәртләндерү инициативасы белән чыгыш ясады. Башкортстан Башлыгы башлангычны хуплады һәм төбәкнең Спорт министрлыгына гамәлдәге Указга үзгәрешләр кертергә кушты. Искәртеп узабыз, Башкортстан Башлыгы Указы нигезендә Европа чемпионаты дәрәҗәсендәге спорт чарасында беренче урын өчен атлет 250 мең сум, икенче урын өчен – 200 мең сум, өченче урын өчен 100 мең сум ала. Тренерлар үз тәрбияләнүчеләренә түләүләрнең 50 процентын ала.

Грек-рим көрәше буенча БРИКС уеннары җиңүчесе Нохчо Лабазанов 31 августта Уфаның 450 еллык юбилее көнендә «Вакыт капсуласы» өчен алтын медален киләчәк буыннарга тапшырырга тәкъдим итте.

- БРИКС уеннарында республикабыз исеменнән зур горурлык белән чыгыш ясадым, анда беренче урынны яуладым. Финалда мин Беларусь спортчысы Дмитрий Зарубский белән көрәштем һәм ышанычлы җиңү яуладым. 50 елдан соң киләчәк буынга безнең спорт казанышларыбыз турында сөйләр өчен, бу бүләкне «Вакыт капсуласы»на тапшырырга телим, – диде Нохчо Лабазанов.

Очрашу ахырында Радий Хәбиров спортчыларга һәм тренерларга дәүләт бүләкләре һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Башкортстан җыелма командасы вәкилләре төбәк җитәкчесенә БРИКС уеннары флагын тапшырды. Ул Көрәш сарае музееның экспонатлары янында урын алачак.

Фото: glavarb.ru

Радий Хәбиров: "Без сезнең белән горурланабыз!"
Радий Хәбиров: "Без сезнең белән горурланабыз!"
Автор:Денис Таваев
Читайте нас