Русия Велоспорт федерациясе нияте буенча киләчәктә бу велоузыш дөньяның танылган велокүпкөнлекләре белән бер баскычка басарга тиеш. Илнең яңа төп велокүпкөнлегенә старт бирү хөрмәтен Башкортстан көчле велосипед традицияләре һәм Башкортстан Велоспорт федерациясенең велоузышларын үткәрү тәҗрибәсе ярдәмендә алды.
Беренче "Русия туры" алты этаптан торачак һәм Башкортстан һәм Удмурт Республикасы территориясе буенча узачак. Велоузыш дистанциясе 806 км тәшкил итәчәк, анда илнең 18 төбәгеннән Русиянең иң көчле йөздән артык велоузышчысы, шулай ук Беларусь Республикасы спортчылары катнашачак.
Командаларның презентациясе һәм тантаналы ачылышы 10 июльдә 17.00 сәгатьтә Ленин мәйданында («Горсовет» тукталышы) «1000 велосипедчы резиденциясе» янында («Азимут»кунакханәсенең төп керү урыны каршында) узачак. Презентация программасы иҗади коллективларның чыгышын, велоузыш һәм командаларның презентацияләрен, тамашачылар арасында сувенирлар уйнатуны үз эченә ала.