Мәскәүдә көрәш буенча узган Дөнья кубогында 18 илдән йөздән артык көрәшче көрәшче катнашты. Якташыбыз 60 килограммга кадәр авырлык категориясендә берәүгә дә бил бирми алдынгы урынны яулады һәм халыкара класлы спорт мастеры нормативын үтәде.
Бу казаныш аның ныкышмалылыгы, осталыгы һәм тренеры Илнар Салаватовның тырышлыгы нәтиҗәсе. Илфатны лаеклы җиңүе белән котлыйбыз! Чемпион якташыбыз белән горурланабыз һәм яңа җиңүләр телибез!” – дип яза “Таң” гәзите.