+17 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
15 июль , 20:40

“Спорт - Ватаныбызны яратырга өйрәтә!”

Башкортстанда халыкны спортка һәм сау-саләмәт тормыш рәвешенә җәлеп итү өчен шартлар гамәлдә

“Спорт - Ватаныбызны яратырга өйрәтә!”
“Спорт - Ватаныбызны яратырга өйрәтә!”

Соңгы елларда Башкортстанда һәм, гомумән алганда, Русиядә спорт белән шөгыльләнүчеләр саны артты. Шул ук вакытта сәламәтлекләрен даими күзәтеп торучы кешеләрне дәртләндерүче программалар һәм ярдәм чаралары гамәлдә. Ә чараларның гамәлдә булуы, һичшиксез – Башкортстанның киңкүләм спортны үстерүгә юнәлтелгән традицияләрне хөрмәт итүен күрсәтә. Бу еллар эчендә һәр кешенең физик культура белән шөгыльләнү мөмкинлеге булсын өчен күп эш башкарылды, шартлар булдырылды. Районнарда һәм шәһәрләрдә физкультура һәм һөнәри спорт белән шөгыльләнергә теләгән һәркем өчен 13 меңнән артык спорт объекты эшли.

Шулай итеп, Башкортстан Мәскәүдән генә калыша, спорт корылмалары саны буенча 2нче урында тора. Болар – стадионнар, ябык боз сарайлары, физкультура-сәламәтләндерү комплекслары, бассейннар, спорт мәйданчыклары, фитнес-үзәкләр.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән төбәктә физкультура-киңкүләм чаралар үткәрү өчен коммерцияле булмаган оешмаларга грантлар бирелә. Мондый форматта иң популяр спорт фестивальләре үткәрелә. Алар арасында "1000 велосипедчы көне” (быел гына да анда 26 меңнән артык кеше катнашты) һәм дөньякүләм танылган “Уфа халыкара марафоны" бар.

Спортны үстерүгә юнәлтелгән традицияләрнең тагын бер үрнәге – “Хезмәткә һәм оборонага әзер” (ГТО) проектын тергезү. Әлеге проектка өлкәннәр дә, яшьләр дә актив кушыла һәм югары нәтиҗәләр күрсәтә.

Мәсәлән, күптән түгел Бөрҗән районы Иске Собхангол авылының “Урал” спорт комлексында Бөрҗән мәгълүмат-консультация үзәге, Иске Собхангол авылының Күпфункцияле үзәге (МФЦ), “Таң” гәзите редакциясе, МУП “Старосубхангуловский” вәкилләре ГТО нормативларын уңышлы тапшырдылар. Сүз уңаеннан, мондый киңкүләм спорт чаралары районда беренчеләй генә оештырылмый.

“Хезмәткә һәм оборонага әзер” проектын уңайлы һәм күңелле үткәрү - районда булдырылган спорт комплекслары өчен мөмкин булды. Башкортстан Башлыгы гранты фонды конкурсында җиңеп чыккан “Туган авылга - спорт” проекты һәм “Ачык спорт” төбәк проекты чикләрендә булдырылган спорт комплекслары бүген республиканың 3 авылында куелды. Шуларның берсе – узган елның көзендә Бөрҗән районы Габделмәмбәт мәктәбендә.

– “Туган авылга – спорт”, “Ачык спорт” проектлары район үзәгеннән еракта урнашкан авыл халкын физкультура һәм спортка җәлеп итүгә шарт булдыруга юнәлтелә. Бу мәйданчыкларда теләгән һәркем спорт белән шөгыльләнә ала, – дип белдерде спорт мәйданчыгын ачу тантанасында “Урал” волейбол командасының элекке уенчысы Сергей Кирпичников.

Проектка ярашлы мәктәп янында ике мәйданчык җиһазландырылган. Беренчесендә ГТО нормаларын тапшыру өчен уңайлы күпфункцияле спорт корылмалары, ә икенчесендә волейбол уены өчен мәйдан җәелдерелгән.

Мәктәп укучылары кунакларга ГТО буенча күнекмәләр эшләп күрсәтте, “Кыпчак” һәм “Шүлгән” командалары волейбол уйнап ярышты. Русия чемпионы Сергей Кирпичников уенчыларга "Урал” волейбол командасы егетләре белән күнекмәләр күрсәтеп, туп белән дөрес эшләргә өйрәтте. Уенда 25/23 исәбе белән “Кыпчак” командасы җиңеп чыкты.

– Спорт мәйданчыгында шөгыльләнү балаларны тәртипле, кыю, көчле, тәвәккәл һәм акыллы итеп тәрбияләргә ярдәм итәр дип ышанабыз: спортсмен-укучыларыбыз спорт өлкәсендәге казанышлары белән туган мәктәбен данлар, яшүсмер егетләребез армиягә кадәр яхшы әзерлек үтәр. Спорт – Ватаныбызны яратырга өйрәтә. Шуңа күрә бу юнәлештәбар көчебезне салып эшләргә, балаларны спорт сөючеләр итеп үстерергә, илебезнең тиешле гражданы итеп тәрбияләргә тырышабыз, – диде Габделмәмбәт авылы мәктәбе укытучысы Инсур Үтәбаев.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән Бөрҗән районында кечкенә балалар өчен уен мәйданчыкларыннан алып зур һәм масштаблы проектларга кадәр гамәлгә ашырыла.

Шулай итеп, 2019 елда Берәтәк авылында балалар спорт мәйданчыгы урнаштырылды, 2022 елда Габделмәмбәт авылында “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасы (ППМИ) кысаларында универсаль спорт мәйданчыгы төзелде, алга таба – узган елда Исламбай авылында балалар спорт мәйданчыгы ачылды, быел Габделмәмбәт авылы мәктәбендә “Туган авылга – спорт” программасы гамәлдә бара.

Күрүебезчә, киләчәк буын һәм, гомумән алганда, сәламәтлекләре хакында даими кайгыручылар сау-сәламәт булсын өчен республика тарафыннан башлангычлар һәм уңайлы шартлар булдырып тора. Соңгы елларда спорт белән даими шөгыльләнүче кешеләр саны күп тапкырлар артты, бу - Хөкүмәтнең һәм шәхсән Радий Хәбировның зур казанышы!

“Спорт - Ватаныбызны яратырга өйрәтә!”
“Спорт - Ватаныбызны яратырга өйрәтә!”
Автор:Денис Таваев
Читайте нас: