+17 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
17 июль , 16:16

“Нәкъ авылларда бөек атлетлар туа!”

Республика Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән булдырылган “Авыл тренеры” проекты спорт сөюче балалар белән шөгыльләнүчеләр өчен зур этәргеч булып тора.

glavarb.ru
Фото:glavarb.ru

Авыл тренерлары – Башкортстанда киңүләм спортны үстерүдә мөһим звено. “Авыл тренеры” программасы 2020 елда республика Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән нәкъ менә шундый фикерләрдән чыгып гамәлгә кертелгән. Дүрт ел дәвамында программа авыл спортын үстерү буенча иң яхшы практикаларның берсенә әверелде һәм республика программасы мисалында федераль дәрәҗәдә "Земский тренер" программасы эшләнеп, Русиянең 25 төбәгендә гамәлгә кертелде.

Проект кысаларында Башкортстанда барлыгы 176 тренер-укытучы 134 миллион сумлык акча алган, ә агымдагы елда 11 муниципаль берәмлектән 21 тренер-укытучы программага кушылган. Проектны гамәлгә ашыру өчен Башкортстан бюджетыннан ел саен 60 миллион сум акча бүлеп бирү каралган.

Программа шартлары буенча авылларда балалар белән эшләргә әзер укытучылар 1 миллион сум күләмендә акча ала. Контракт буенча белгеч кимендә 5 ел эшләргә тиеш булачак. Бу чара районнарга кадрлар җәлеп итү мөмкинлеге бирә. 

glavarb.ru
Фото:glavarb.ru

– Без республика районнарында спортны үстерүгә зур игътибар бирәбез. Бу – бик мөһим. Нәкъ авылларда безнең бөек атлетлар туа, – дип белдерде Башкортан Башлыгы Радий Хәбиров әңгәмәләренең берсендә. 

Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: халыкны физик культура белән шөгыльләнүгә җәлеп итүдә спорт объектлары мөһим роль уйный. Республикада спорт инфраструктурасын үстерүгә зур көч салына. Шундый спорт комплексларының берсе – “Миякә” спорт-савыктыру комплексы. Ул район үзәгенең халыкка йөрергә уңайлы бик матур урынында урнашкан. 

– Соңгы елларда сәламәт яшәү рәвеше модага керде. Физкультура һәм спорт белән даими шөгыльләнүче халык саны артты. Шуның өчен безнең комплексның бервакытта да буш торганы юк, – ди Миякә районы хакимиятенең Физкультура һәм спорт буенча комитеты рәисе Таһир Гомәров.

Әлеге комплекста “Авыл тренеры” программасыннан файдаланучы, көрәш буенча дөнья чемпионы, укытучы-тренер Айгиз Зәйнетдинов эшли. Тәҗрибәле спортчы һәм тренер фикеренчә, программа тренерларны республиканың ерак районнарына күченергә һәм үз карьераларын шунда дәвам итәргә этәрде, ә балаларга спорт белән югары квалификацияле тренерлар һәм төрле спорт төрләре буенча белгечләр белән шөгыльләнергә мөмкинлек булдырылды. Бу программаның нәтиҗәләре дә үзләрен озак көттермәде, әле кичә генә “урамда йөргән” яисә социаль челтәрләрдә вакыт уздырган балалар профессиональ тренерлар кулына эләкте һәм югары казанышларга иреште. 

glavarb.ru Тренер-укытучы Айгиз Зәйнетдинов төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров белән
Тренер-укытучы Айгиз Зәйнетдинов төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров беләнФото:glavarb.ru
– Мәсәлән, узган елда “Патриот” паркында үткән “Геройлар узышы”нда 132 команда арасында Башкортстанның муниципаль районнары арасында 2нче урынны һәм гомум зачетта 7нче урынны яуладык. Уфада узган V Евразия көрәш сәнгате уеннарында 2нче урынны алдык. Казанышлар күп, аларны бик озак санарга була. Нәтиҗәдә, “Авыл тренеры” программасы республиканың ерак районнарында спортны җанландырды һәм ерак районнарда яшәүче яшь спортчылар халыкара ярышларда да югары нәтиҗәләр күрсәтә, – ди Айгиз Зәйнетдинов. 

Тренер республика җитәкчелеге тарафыннан спортка аерым игътибар бирелүенә бик рәхмәтле. Радий Хәбировның “Миякә” спорт-савыктыру комплексына эш сәфәрләренең берсендә укытучы-тренер Айгиз Зәйнетдинов белән дә аралашты. Тренер төбәк Башлыгыннан көрәш белән шөгыльләнү өчен ике маты сатып алуда ярдәм итүләрен сорады. Радий Хәбиров бу мәсьәләне тиз арада хәл итте. 

Күрүебезчә, тренер-укытучылар, федераль һәм региональ дәрәҗәдә гамәлгә ашырылучы программалардан һәм ярдәм чараларыннан файдаланудан тыш, булган проблемаларын хәл итүгә дә исәп тота ала. 

– Шунысы мөһим: физик культура һәм спорт мәсьәләләре буенча югары дәрәҗәдә фикер алышабыз, башлангычларны хуплыйбыз, мәсьәләләрне хәл итәбез. Моны меңләгән тренер, йөзләрчә мең бала күрә. Без җәмгыятебезгә физик культура һәм спортның республика дәүләт сәясәтенең мөһим юнәлеше булуы турында яхшы сигнал бирәбез, – дип белдерде әңгәмәләренең берсендә Башкортан Башлыгы Радий Хәбиров. 

“Авыл тренеры” программасы теләсә кайсы балага югары казанышлар спорты дөньясына эләгү мөмкинлеген генә түгел, сәламәтлеген ныгыту мөмкинлеге дә бирә. Ата-аналар өчен бу - балаларга карата урамның зарарлы йогынтысына каршы тору һәм мәктәптә физик культура дәресләренә яңача якын килү мөмкинлеге. Балтач районы “Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексының армрестлинг буенча укытучы-тренеры Радим Нургалиев нәкъ шундый фикердә. 

Спортчы – 1 миллион сумлык “Авыл тренеры” проекты сертификаты иясе. Бишенче сыйныфтан спорт белән шөгыльләнә башлый. Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә районда гер спортын популярлаштыруга күп көч салган Русия спорт мастеры Айваз Сафетдинов җитәкләгән түгәрәккә йөргән. Иске Балтач авылындагы урта мәктәпне тәмамлагач, Нефтекама шәһәрендәге машина төзү колледжына укырга керә. Анда “Спорт мастерлыгына кандидат” дәрәҗәсенә ирешә. 

социаль челтәрләр
Фото:социаль челтәрләр

– 2015 елдан Балтач районындагы “Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексында эшлим. Тренер-укытучы һөнәрен үзләштердем.  Үзе нәрсәгәдер ирешкән тренердан тәрбияләнүчеләр дә һәрвакыт диярлек югары уңышларга ирешә. Алар төрле ярышларда уңышлары белән сөендереп тора, – дип белдерде Радим. 

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: 2022 елдан программа 100 меңгә кадәр халкы булган шәһәр округларына һәм җирлекләргә проектны гамәлгә ашыруда катнашу хокукы бирү өлешендә киңәйтелде. Шулай итеп, түләүләр башта 600 мең сум тәшкил итсә, үткән елдан – 1 миллион сум.

Түләүләр түбәндәге максатлы билгеләнештә файдаланыла ала:

  • торак (йорт яисә фатир) сатып алу;
  • йорт төзү өчен җир кишәрлеге сатып алу;
  • торак йорт төзү өчен чыгымнарны каплау;
  • шәхси автотранспорт чарасы сатып алу;
  • югары белем бирү программалары һәм өстәмә һөнәри программалар буенча уку.
  • ипотека кредиты буенча йөкләмәләрне каплау (бу пункт агымдагы елда өстәлде).

Күрүебезчә, Башкортстанда халыкны спортка һәм сау-саләмәт тормыш рәвешенә җәлеп итү өчен күп шартлар булдырыла. Ә безнең төп максат – яраткан спорт төре белән җитди, даими шөгыльләнү һәм төрле дәрәҗәләрдә үткән ярышларда республика данын яклап, алдынгы урыннар яулау.

Читайте нас: