+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
25 июль , 21:46

Сибайда төбәкнең иң көчле кешеләре катнашлыгында экстрим-шоу үтте

Русиянең иң көчле кешесе, экстрим ярышлары җиңүчесе, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Эльбрус Нигъмәтуллинның командасы авыр техниканы тимер баскыч буйлап тарту буенча яңа дөнья рекорды куйды. Русия һәм Евразиянең иске рекорды 78 тоннага тиң һәм ул 5 ел дәвамында сакланган.

Сибайда төбәкнең иң көчле кешеләре катнашлыгында экстрим-шоу үтте
Сибайда төбәкнең иң көчле кешеләре катнашлыгында экстрим-шоу үтте

Алты атлет арасында Башкорт гимназиясе директоры, Урал аръягының «Иң көчле кешесе» титулын йөртүче Айзар Байчурин да бар. Командасы белән бергә ул өч этаптан торган чыгышында Русия һәм Евразия рекордын куйды. Гомумән алганда, безнең атлетлар көн дәвамында 3 тапкыр рекорд куя алды!

Беренче этапта 88 тонна авырлыктагы автопоездны урыннан кузгатсалар, икенче этапта 106 тонна авырлыктагысын 4 метрга тарталар, һәм өченче, соңгы этапта 122 тонналы техниканы урынынан кузгаталар. Шулай итеп, Башкортстан атлетлары командасы көн дәвамында 3 тапкыр Русия һәм дөнья рекордын яңарта.

Фото һәм оригиналь текст: aulut.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: