+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
26 июль , 21:52

Радий Хәбиров: "Башкортстанда Универсиада үткәрү - зур дәрәҗә!"

Бүген Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров IX бөтенрусия җәйге Универсиадасының ябылу тантанасында катнашты. Чара Рима Баталова исемендәге спорт әзерлеге үзәгендә узды.

Радий Хәбиров: "Башкортстанда Универсиада үткәрү - зур дәрәҗә!"
Радий Хәбиров: "Башкортстанда Универсиада үткәрү - зур дәрәҗә!"

Ярышлар Уфада, Салаватта һәм Яңа Абзакта узды. Русиянең 116 югары уку йортыннан һәм 51 төбәктән 3 меңнән артык кеше спортның 14 төрендә көч сынашты. Студентлар, аспирантлар һәм узган елгы чыгарылыш сыйныф укучылары бокс, йөзү, грек-рим һәм ирекле көрәш, җиңел атлетика һәм башка дисциплиналарда иң яхшыларны ачыкладылар.

- Башкортстанда Универсиада үткәрү - зур дәрәҗә һәм зур җаваплылык. Без ярышларда катнашучылар үзләренең иң яхшы спорт сыйфатларын күрсәтә алсын өчен яхшы шартлар тудырырга тырыштык. Республикада Русия Спорт министрлыгы белән берлектә тагын бик күп кызыклы ярышлар оештырачакбыз, – дип билгеләп үтте республика Башлыгы Радий Хәбиров.

Ябылу тантанасында төбәк җитәкчесе республика тренерларына дәүләт бүләкләре тапшырды. Башкортстанны Универсиадада республиканың алты югары уку йорты командалары тәкъдим итте, алар 5 алтын, 7 көмеш һәм 12 бронза медаль яулады.

Русия спорт министры урынбасары Александр Никитин ярышларда катнашучыларны котлады һәм Универсиадаларда катнашуның профессиональ спортта югары казанышларны гамәлгә ашыру өчен плацдарм булуын билгеләп үтте. Ул шулай ук республика җитәкчелегенә турнирны сыйфатлы оештырулары өчен рәхмәт белдерде.

– Без Башкортстанда яңа объектлар төзелүен, төбәкнең 2024 елның октябрендә Уфада узачак «Русия - спорт державасы» халыкара форумына җентекләп әзерләнүен беләбез. Башкортстанда спортны үстерүнең барлык юнәлешләре көчәеп кенә китүен телибез, - диде Александр Никитин.

Алга таба Радий Хәбиров һәм Александр Никитин агымдагы елның 17-19 октябрендә Уфада «Русия - спорт державасы» халыкара спорт форумын уздыру кысаларында файдаланылган спорт объектларын карады. Беренче объект - Халыкара спорт көрәше үзәге (Көрәш сарае). Хәзер объектның әзерлеге 90 процентка якын. Ленин районында Фехтование үзәге барлыкка киләчәк, төзелеш эшләрен ел ахырына кадәр төгәлләү планлаштырыла.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: