+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
27 июль , 09:00

"Мине бары тик әнием тәрбияләде"

Камилә Вәлиева әтисенә җавап биргән.

"Мине бары тик әнием тәрбияләде"
"Мине бары тик әнием тәрбияләде"

 «Мин аның уңышларын күзәтергә тырыштым. 6 яшендә ул әнисе белән Мәскәүгә китте, анда интернат-мәктәпкә һәм Этери Тутберидзе төркеменә эләкте. Ә анда һәр көн тренировкалар һәм дәресләр, бик кырыс график. Кызым махсус график белән яшәгәнгә, аның белән очрашып булмады», – дигән спортчының әтисе, «Кырымның диңгез пехотачылары берлеге» әгъзасы Равил (паспорт буенча исеме Валерий) Рамазанов "Спорт24"  сайтына интервьюсында. 

Равил Рамазанов интервьюда кызы Камилә Вәлиева белән 10 елга якын күрешмәүләрен сөйли. Аның сүзләренчә, озак аралашмый торуларына аның хезмәт географиясе киңлеге һәм Камиләнең даими тренировкаларда булуы сәбәпче.

 Шулай ук Равил Рамазанов кызының Пекиндагы Олипиадада чыгыш ясавын дулкынланып күзәтүен әйткән. «Ул барысын да оста башкарып чыкты. Бу хәл булгач (Камилә Вәлиеваны допинг куллануда гаепләделәр) сүзсез калдым. Минем һәм башкалар өчен Камилә – җиңүче, ул алтын медаль отты! Мин бик нык борчылдым, шуның аркасында, хәтта, аңа шалтыратып, юату сүзләре дә әйтә алмадым. Бу аңа юаныч китермәс тә иде. Шул халәтендә аны борчыйсым килмәде. Бу – ябык тема. Хәзер дә шәхси аралашуыбыз өчен вакыт бик аз», – дигән әти кеше.

Әтисе бу әңгәмәне кызы белән киңәшләшмичә генә эшләгән, күрәсең. Камилә моңа битараф кала алмаган. Ул, әтисе сөйләгәннәргә җавап итеп, социаль челтәрләрдә пост урнаштырган. Спортчы үзенең бердәнбер якын кешесе – бары тик әнисе булуы хакында яза.

«Гадәттә, мин шәхси тормышым турында бернинди комментарий да бирмим. Әмма бүген интернет киңлекләрендә, имеш, мин һәм минем алга планнарым турында интервью дөнья күрде. Шуңа бәйле рәвештә, мин тагын бер кат әниемне ничек яратуымны искә төшерергә теләр идем! Аңлы тормышымда мине бары тик әнием генә тәрбияләде, минем киләчәгем өчен борчылды, шушы еллар дәвамында минем өчен иң зур таяныч һәм терәк булды. Бары тик әнием генә минем чын һәм яраткан гаиләм», – дип язган фигуристка.

Фото: "спорт 24ру"

Тулырак: https://intertat.tatar/news/figuraly-suucy-kamila-valieva-atisena-avap-birgan-mine-bary-tik-aniem-tarbiyalade-5867490

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: