+17 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
2 август , 09:34

Башкортстан рекордлар куя!

Республика Башлыгы Радий Хәбиров хәстәрлеге белән төбәктә спортчылар өчен иң яхшы шартлар тудырыла.

Башкортстан рекордлар куя!
Башкортстан рекордлар куя!
Башкортстанда физик культураны һәм киңкүләм спортны үстерү сәламәт җәмгыять формалаштыруда һәм халыкның тормыш сыйфатын күтәрүдә мөһим роль уйный. Республикада спорт инфраструктурасын үстерүгә, комплекслар, стадионнар һәм тренажер заллары төзүгә аерым игътибар бирелә, бу исә төбәк халкының спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеген арттыруга булышлык итә. Төбәктә системалы рәвештә физик культура һәм спорт белән 2,175 миллион кеше шөгыльләнә.

Үзе дә спортчы, көрәшче буларак, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров киңкүләм спортка да, югары казанышлар спортына да ярдәм итү кирәклеген аңлый һәм бу юнәлештә максатлы эш алып бара. Шуңа да республикада бу ике юнәлешнең һәркайсы эзлекле һәм комплекслы рәвештә үсә.

– Безнең бурыч – физкультурага һәм спортка мөмкин кадәр күбрәк кешене җәлеп итү. Шуңа да, ярышлардан тыш, бөтен көчебез белән киңкүләм спортны үстерүгә ярдәм итәбез, – диде төбәк җитәкчесе 2022 елдагы Физик культура һәм спортны үстерү мәсьәләләре буенча совет утырышында.

Бу җәһәттән республикада ел саен 15,5 меңнән артык физкультура чарасы үтә һәм 800 меңнән артык кеше киңкүләм спорт чараларында катнаша. Болар – спартакиадалар, фестивальләр, Универсиадалар, тармак бәйрәмнәренә һәм истәлекле даталарга багышланган чаралар: спорт декадасы, кышкы спорт төрләре көне, Русиянең чаңгы юлы бәйгесе, Олимпия көне, Физкультурачылар көне, милләт кроссы һәм башкалар.

2022 елдан башлап югары белем бирү оешмалары арасында Башкортстан Башлыгы кубогына җәйге һәм кышкы спорт төрләре буенча Универсиада үткәрелә. Универсиада 30 спорт төре буенча уздырыла. 2020-23 уку елында спорт форумында 3000нән артык кеше катнашты.
Шулай ук, ел саен Башкортстанның 93 урта һөнәри белем бирү уку йорты арасында комплекслы спартакиада үткәрелә. Аның программасына 19 спорт төре буенча ярышлар керә, аларда 92 меңнән артык кеше катнаша.

Шунысы мөһим, спорт резервын әзерләү һәм талантлы спортчыларга ярдәм итү төбәкнең спорт потенциалын үстерүгә ярдәм итә. Бу талантларны ачыкларга, аларның алга таба үсеше һәм югары нәтиҗәләргә ирешүе өчен шартлар тудырырга мөмкинлек бирә. Бу, шулай ук, спортта профессиональ карьерага юл ача. Олимпия уеннарында һәм башка халыкара ярышларда катнашу төбәкне дөнья дәрәҗәсендә тәкъдим итәргә һәм югары нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә. Балалар-үсмерләр спортына дәүләт ярдәме күрсәтү һәм өстәмә социаль гарантияләр билгеләү максатында спортчыларга – Башкортстан Республикасы һәм Русия Федерациясе спорт җыелма командалары әгъзаларына һәм аларның тренерларына ел саен стипендияләр билгеләнә. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров указы белән югары спорт нәтиҗәләренә ирешкән спортчылар һәм тренерлар өчен 2023 елда дәүләт стипендияләре булдырылды. Әлеге стипендияне 88 кеше (58 спортчы, 30 тренер) ала. Башкортстан Республикасы – мондый түләүләр булдырылган аз санлы субъектларның берсе. 2023 елда иң яхшы спортчыларны, тренерларны, федерацияләрне, шулай ук, муниципаль берәмлекләрне бүләкләү өчен республиканың спорт премиясе булдырылды.

Башкортстанда спорт объектларын модернизацияләү һәм яңаларын төзү актив бара. Спорт корылмалары саны буенча республика, Мәскәү шәһәреннән һәм өлкәсеннән кала, өченче урында тора (Мәскәүдә – 27826 объект, Башкортстанда – 13363 объект). Гражданнарның алар белән тәэмин ителеш дәрәҗәсе 74,5 процент тәшкил итә (Русия Федерациясендә бу күрсәткеч – 61,4 процент).

– Без төзегән заманча спорт объектлары ярдәмендә, без горурланырлык искиткеч тренерлар булу нәтиҗәсендә, балалардан чын спортчы үсеп чыгачагына шигем юк, – диде Радий Хәбиров.

Гомумән алганда, Уфада заманча спорт корылмалары комплексы төзелә, алар халыкара һәм Русия күләмендә һөнәри ярышлар уздыру өчен мәйданчык булып хезмәт итә, анда профессиональ спортчылар әзерләнә, балалар һәм үсмерләр спорт мәктәпләре һәм түгәрәкләре үз эшчәнлеген гамәлгә ашыра.
Шушы эшләрнең нәтиҗәсе булып, күптән түгел Уфада “Бизнес-спринт (Мин спортны сайлыйм)” федераль проекты кысаларында дәүләт-шәхси партнерлыкның концессия килешүе буенча төзелгән “ФИЗРА-Д” һәм “ФИЗРА-Р спорт үзәге” физкультура-сәламәтләндерү комплекслары ачылды.

“ФИЗРА-Д спорт үзәге” физкультура-сәламәтләндерү комплексын төзү бәясе 166,8 миллион сум тәшкил итә. Шуның 99 миллион сумы – федераль бюджеттан, 18,8 миллион сумы – республика бюджетыннан, 45,2 миллион сумы инвесторлардан кергән. ФОКның гомум мәйданы – якынча 3000 квадрат метр.
Биредә 1979 елдан бирле башкалада эшләп килүче Уфаның 9нчы спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре тренировкалар һәм дәресләр үткәрә. Хәзерге вакытта мәктәптә 13 тренер җитәкчелегендә 428 спортчы шөгыльләнә. Спорт мәктәбендә бушлай дәресләр дүшәмбедән-җомгага кадәр – 8.00-17.00 сәгатьләрдә, ял көннәрендә 8.00-11.00 сәгатьләрдә үтә. Кичләрен анда өлкәннәр өчен түләүле футбол дәресләре үтә.

– Беренчедән, башкалада шундый матур, заманча спорт комплексы булдырган өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерәсем килә. Биредә үземнең уен дәрәҗәсен күтәрү өчен барлык шартлар да бар. Мондый спорт комплексында шөгыльләнү – үзе бер шатлык. Безнең команданы зур җиңүләр көтә, дип уйлыйм, – ди спорт комплексында футбол белән шөгыльләнүче Юрий Кириченко.

“ФИЗРА-Р спорт үзәге” яңа физкультура-сәламәтләндерү комплексында футбол, өстәл теннисы, фитнес буенча дәресләр оештырыла. Вакытның 40 проценты балаларга бушлай шөгыльләнү өчен бирелә. Төзелеш бәясе 182,2 миллион сум тәшкил итә, шуларның 99 миллион сумы – федераль бюджет акчасы, 18,8 миллион сумы – Башкортстан бюджетыннан, 60,7 миллион сумын инвестор биргән.

– Яңа спорт комплексы зур мөмкинлекләр ача. Биредә фитнес белән шөгыльләнеп, алдагы тормышымны спорт белән бәйләргә хыялланам. Моның өчен барлык шартлар да булдырылган. Бу спорт комплексы безнең өчен зур бүләк булып тора. Аны булдырырга карар иткән кешеләргә рәхмәт! – диде спорт комплексында фитнес белән шөгыльләнүче Дилара Мусина.

Ример НАСРЕТДИНОВ.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: