Төп бәйгедә Башкортстаннан Артур Собханкулов Токиодагы Олимпия уеннарында катнашучы, Венгрия чемпионы Галос Роланд белән очрашачак. Рәсми үлчәү процедурасында Собханкуловның авырлыгы - 59,9 кг, ә венгрның авырлыгы 59,5 кг тәшкил иткән.
8 августта «IBA чемпионнар төне» турниры кысаларында Башкортстанның башка вәкиле Данис Габдрәфыйков үз көрәшен үткәрәчәк. Ул 67 килограммга кадәр авырлыкта 2023 елгы дөнья чемпионатының бронза призеры, Монголиядән Мишельт Баттумир белән очрашачак.
«IBA чемпионнар төне» турнирында үзенең дебютын шулай ук Башкортстанда туган, ике тапкыр Русия чемпионы, "Брикс-2024" уеннары җиңүчесе, "Боливариан Алба уеннары-2023" чемпионы Азалия Әминева уздырачак.
Туры эфирда турнир «Матч ТВ» телеканалында күрсәтеләчәк. Чара Уфа вакыты белән 18:30 сәгатьтә башлана.