+17 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
13 август , 20:42

"Башкорт аты"нда ГТО нормативларын тапшырып булачак

15 һәм 16 августта Баймак районында Граф күле буенда узачак «Башкорт аты» өченче халыкара фестивалендә “Хезмәткә һәм оборонага әзер” (ГТО) нормативларын тапшыру мөмкинлеге булачак.

"Башкорт аты"нда ГТО нормативларын тапшырып булачак
"Башкорт аты"нда ГТО нормативларын тапшырып булачак

“Хезмәткә һәм оборонага әзер” нормативларының алтын, көмеш һәм бронза билгеләренә туры килә торган өч дәрәҗәдәге сынауларны үтәүгә 6 яшьтән алып 70 яшькә кадәрге барлык теләүчеләргә рөхсәт бирелә.

ГТО нормативларын үтәү өчен шәхесне ачыклаучы документ, УИН номеры (уникаль индикацион номер), шулай ук ГТО медицина сертификаты (балалар өчен №061/У белешмә формасы, өлкәннәр өчен – № 089 УКВ) булырга тиеш.

УИН алу һәм яшь төркемнәре буенча ГТО сынаулары (тестлары) нормативлары белән танышу өчен түбәндәге сылтама буенча шәхси кабинетта теркәлергә мөмкин: https://gto.ru 

Исегезгә төшерәбез, “Башкорт аты” башкорт токымыннан I халыкара ат фестивале Баймак районында 2022 елның 29 июленнән 30 июленә кадәр Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров указы белән үтте һәм шуннан бирле ел саен уздырыла. Фестиваль төбәктә ат үрчетү, кымызчылык һәм халык кәсепләре традицияләрен саклап калуга һәм үстерүгә, башкорт токымыннан булган атлар санын арттыруга һәм аларны популярлаштыруга юнәлтелгән.

Фото һәм оригиналь текст: resbash.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: