+17 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
16 август , 12:04

Тау үрләрен яуладылар

Узган ял көннәрендә Белорет районының Отнурок авылы янында Уралның төп спорт чараларының берсе - "Malidak" спорт фестивале үтте.

Тау үрләрен яуладылар
Тау үрләрен яуладылар

Сигезенче тапкыр оештырылган чарада илнең 45 төбәгеннән 2700 трейлраннинг (табигый рельеф буенча йөгерү) һәм скандинав йөрешен яратучылар 10 дистанциядә ярышты. Һәр спортчы яше һәм әзерлек дәрәҗәсе буенча үзенә яраклы дистанцияне сайлый алды.

"Malidak" - республикадагы күләмле тау фестивале, ул ел саен 6 меңнән артык катнашучыны һәм тамашачыны җәлеп итә. Фестиваль чикләрендә Урал тауларының иң мөһим түбәсе буйлап 100 чакрымлык катлаулы йөгерү ультрамарафон үтә, катнашучылар бу дистанцияне 20 сәгать дәвамында йөгереп уза.


Фестивалнең титуллы ярышы - "Malidak Ultra Hard" 78 чакрым озынлыкта һәм 3215 метр биеклекне тәшкил итә. Катнашучылар Ялангач, Рассыпная, Кирәл, Теләктәш тауларына күтәрелде, Торна сазлыклары аша үтте.

"Malidak Ultra Light" - шулай ук җитди юл, аның озынлыгы 62 чакрым һәм 2500 метр биеклеккә күтәрелү таләп ителде. Маршрут Ялангач, Кирәл таулары түбәсе аша үтте.

"Malidak Ultra Hard" төп ультрамарафон дистанциясендә чикләнмәгән җиңүче Антон Казаков булды. Ул ярышны 10 сәгать 42 минут 7 секундта тамамлады.

Оештыручылар өлкәннәр һәм балалар өчен бай программа әзерләгән: ук ату, волейбол, скаладр, йога, батутлар, аркан паркы, күңел ачу паркы, планетарий, реактив лаборатория, спорт мәйданчыклары, осталык дәресләре, күңелле уеннар һәм конкурслар оештырылды. Моннан тыш, кичләрен бөтен кунаклар өчен кичке программа - DJ-сеттар, яктылык шоуы, концерт оештырылды.

Фестиваль чикләрендә альпинизм буенча Идел буе һәм Урал федераль округлары, Башкортстан Республикасы Чемпионатлары, скайраннинг-марафоннар; альпинизм буенча Башкортстан Кубогы, скайраннинг-ярыш үтте.

Башкортстан Республикасында физик культураны һәм күмәк спортны үстерү сәламәт җәмгыйәтне формалаштыруда һәм халыкның яшәү сифатын яхшыртуда мөһим роль уйнай. Республика Башлыгы Радий Хәбиров тарафыннан спорт инфраструктурасын үстерүгә, спорт комплекслары, стадионнар һәм тренажер заллары төзүгә аеруча игътибар бүленә, бу төбәкнең бөтен халкы өчен спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеген арттыруга булышлык итә. Төбәктә 2,175 миллионнан артык кеше физик культура һәм спорт белән шөгыльләнә (физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен булган чикләүләрне исәпкә алып), бу 58,2 процент тәшкил итә (2022 елда 56,1 процент).

Эдуард Дәүләтбаев фотосы.

Автор: Рәсимә Салихова

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: