+17 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
18 август , 18:49

Башкортстан – спорт төбәге!

Республика Башлыгы Радий Хәбиров тарафыннан булдырылган “Шәһәр тренеры” проекты бу җәһәттән яңа мөмкинлекләр ача.

Башкортстан – спорт төбәге!
Башкортстан – спорт төбәге!

Мәгълүм булуынча, бүген Башкортстанда спортка зур игътибар бирелә. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән Уфаның 450 еллыгына берничә спорт объекты сафка кертеләчәк. Шул ук вакытта Башкортстан илдә югары дәрәҗәдәге спорт чараларын үткәрүче төбәк буларак та танылды. Алда безне янә бер халыкара дәрәҗәдәге чара – “Русия – спорт державасы” форумы көтә.


– Ил Президентының 2024 елда Уфада “Русия – спорт державасы” Халыкара форумын уздырырга карар итүе – республикабыз өчен зур дәрәҗә. Ышаныч күрсәтүегез өчен рәхмәт. Бу – безнең физкультура һәм спорт өлкәсендәге зур эшебезне тану, – диде Радий Хәбиров.


Әлеге халыкара форум төбәккә, үзен күрсәтеп, яңа инвесторлар җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк. Зур спорт үзәкләре ачылачак, аларда халыкара һәм бөтенрусия ярышлары – спорт көрәше буенча Русия кубогы, спорт көрәше буенча “Дөнья җыелма командасы – Русия җыелма командасы” халыкара турниры, ишкәкле слалом буенча “Курай кубогы” халыкара ярышлары, фехтование буенча Русия чемпионатлары һәм башкалар узачак.


Әлбәттә, мондый объектлар төзелешендә бизнесның катнашу да бик мөһим. Бу уңайдан Башкортстан “Бизнес – спринт” (“Мин спортны сайлыйм”) федераль проектында актив катнаша. Әлеге проект ярдәмендә 2024 елдан Октябрьский шәһәрендә тагын бер эре спорт объекты – бассейнлы спорт-сәламәтләндерү комплексының икенче чираты төзелә.
Гомумән алганда, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров спорт инфраструктурасын үстерүгә гаять зур игътибар бирә.

– Республиканың спорт традицияләре бай. Без спорт инфраструктурасын яхшыртуга зур игътибар бирәбез. Зур, заманча объектлар төзибез. Тренерларга һәм спортчыларга ярдәмгә шактый ресурслар юнәлтәбез. Башкортстан – спорт тармагына ярдәм итү чараларының үсешкән системасы булган төбәкләрнең берсе, – диде республика җитәкчесе.

Шунысы мөһим, яңа объектлар ачылу нәтиҗәсендә 203 өстәмә эш урыны булдырылган, шул исәптән 42 тренер-укытучы өчен дә. Әлеге спорт корылмаларында 2300дән артык кеше (аларның төп өлеше балалар һәм яшьләр) шөгыльләнә. “Демография” гомумдәүләт проектының “Спорт – тормыш нормасы” федераль проекты кысаларында 7 ГТО мәйданчыгы урнаштырылган. Шул ук вакытта узган елда булган спорт инфраструктурасын капиталь ремонтлау программасы гамәлгә ашырылды. Башкортстанда 5 муниципаль берәмлеккә капиталь ремонт өчен бюджеттан акча бүленде: Стәрлетамак шәһәренең “Стәрлетамак-арена” спорт сарае, Уфа шәһәренең 10нчы, 2нче, 34нче спорт мәктәпләре, Нефтекама шәһәренең “Торпедо” стадионы, Аскын районының “Батыр” физкультура-сәламәтләндерү комплексы ремонтланды.


Республикада тренерларга ярдәм итү программалары да гамәлдә. Аерым алганда, агымдагы елда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән “Шәһәр тренеры” программасы гамәлгә кертелде.

– Дәрәҗәле чемпионатларда җиңүгә ирешкән спортчыларны һәм тренерларны бүләкләүгә, илдә бик азларның берсе исәбендә, махсус дәүләт стипендиясе (30 мең сум) булдырдык. Хәзер аны 73 спортчы һәм тренер ала. “Авыл тренеры” проекты кысаларында түләүләр күләмен 600 мең сумнан 1 миллион сумга кадәр арттырдык. 2024 елда ”Шәһәр тренеры” проектын эшләтеп җибәрәбез, – диде Радий Хәбиров.

Шулай итеп, агымдагы елның беренче яртысында бюджет акчалары исәбенә Уфа (3 кеше) һәм Октябрьский шәһәрләреннән (1 кеше) 4 тренер-укытучыга ярдәм күрсәтелгән. Бу акча тренерга торак (йорт яки фатир), йорт төзү өчен җир кишәрлеге сатып алуга, торак йорт төзү өчен бирелә.
Шушы ярдәмне алучыларның берсе – Октябрьскийда бадминтон буенча тренер булып эшләүче Гегам Геворгян. Аңа бер миллион сум күләмендәге сертификатны Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров физик культура һәм спортны үстерү мәсьәләләре буенча Совет утырышында тапшырды.

– Физик культура һәм спорт мәсьәләләре буенча югары дәрәҗәдә фикер алышуыбыз мөһим. Моны меңләгән тренер, йөзләрчә мең балаларыбыз күрә. Без җәмгыятькә яхшы сигнал бирәбез: физик культура һәм спорт — республикада дәүләт сәясәтенең мөһим юнәлеше. Советның барлык әгъзаларына, һәр тренерга, профессиональ спортчыга хөрмәт һәм рәхмәт сүзләре әйтәсем килә. Балаларыбызны бу юлга юнәлтә алуыгыз, алардан Русия Федерациясенең иң яхшы гражданнарын тәрбияләвегез өчен рәхмәт сезгә, – диде Радий Хәбиров.

– Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка һәм аның командасына спортка шундый игътибар биргәннәре өчен рәхмәт белдерәм. Шушы ярдәм нәтиҗәсендә спортта нәтиҗәләребез яхшыра. Бүген балалар заманча спорт залларында, мәйданчыкларда шөгыльләнә. “Шәһәр тренеры” проекты югары казанышлар спортын үстерүгә, Башкортстан Республикасында спортчылар әзерләүне яхшыртуга хезмәт итәчәк, шулай ук әйдәп баручы тренерларга туган ягында калырга этәргеч булачак, республика шәһәрләренә югары квалификацияле белгечләр җәлеп итәргә ярдәм итәчәк, – диде Гегам Геворгян.

Ример НАСРЕТДИНОВ.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: