"Салават Юлаев" хоккей клубы генеральный директоры Ринат Бәширов Уфа клубындагы бурычлар белән бәйле вәзгыять турында җентекләп сөйләде.
- Берничә көн элек Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров безгә 1,2 млрд сум күләмендә кредит бурычын бетерергә мөмкинлек биргән боерыкка кул куйды. КХЛ сезонга бурычсыз керүебезне сорады.
Бүген без Радий Фәрит улы карары белән бу бурычны тулысынча түләп бетердек. Шуңа күрә бүгенге көндә клубның бурычлары юк. Бу яктан караганда, сезонга ышаныч белән керәбез, - диде Ринат Бәширов сезон алды матбугат конференциясендә.