+17 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
21 август , 11:32

Башкортстан үрнәк күрсәтә!

Төбәк җитәкчелеге башлангыч биргән программа федераль дәрәҗәдә киң хуплау табып, хәзер илнең 25 төбәгендә гамәлгә кертелде.

Башкортстан – илнең спорт ныклы үсеш алган төбәкләренең берсе, бездә спортчыларга һәм аларның тренерларына көчле ярдәм системасы булдырылган. Шундый ярдәм чара­лары­ның берсе – “Авыл тренеры” программасы. Башкортстанда киңкүләм спортны үстерү юнә­лешендәге зур әһәмияткә ия программа 2020 елда төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров баш­лангычы белән гамәлгә кертелде. Дүрт ел дәвамында “Авыл тренеры” авыл спортын үстерү буенча иң яхшы практикаларның берсенә әверелде һәм аның үрнәгендә федераль дәрәҗәдә дә “Земский тренер” программасы эшләнеп, Русиянең 25 төбәгендә гамәлгә кертелде.

Программа шартлары буенча авыл җиренә кайтып, балалар белән эшләргә әзер укытучылар 1 миллион сум күләмендә акча ала. Контракт буенча белгеч кимендә 5 ел эшләргә тиеш. Бу чара районнарга кадрлар җәлеп итү мөмкинлеге бирә. Әлеге программа кысаларында былтыр гына Агыйдел, Күмертау, Әбҗәлил, Балтач, Бәләбәй, Белорет, Бишбүләк, Ишембай, Куергазы, Туймазы, Уфа, Яңавыл районнарында 25 спорт төре буенча эшләүче 55 тренер тиешле акчаларны алган, ә 4 ел эчендә республикада 179 укытучы-тренерга ярдәм күрсәтелгән. Агымдагы елдан исә “Шәһәр тренеры” проекты да старт алды.

– Без 2020 елда “Авыл тренеры“ программасын расладык. Хәзерге вакытта без планлаштырганга караганда, гаризаларны икеләтә күбрәк алдык. Ягъни программа мөһим һәм кирәкле булуын раслады. Ел саен без 100гә якын тренерга ярдәм итәчәкбез, – дип белдерде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров. – Гомумән алганда, мин спорт яратучы кеше буларак, программаның безнең тормышны яхшы якка үзгәртәчәгенә, яшьләрне спортка ныграк җәлеп итәчәгенә ышанам. Спорт исә тәнне генә ныгытып калмый, характер да тәрбияли, кешенең шәхесен үстерә. Шуңа күрә без спортка бик зур игътибар бирәбез.
glavarb.ru Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Борай авылында заманча физкультура-сәламәтләндерү комплексын ачу тантанасында спортчылар белән
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Борай авылында заманча физкультура-сәламәтләндерү комплексын ачу тантанасында спортчылар беләнФото:glavarb.ru

Түләүләр түбәндәге максатларда файдаланыла ала:

  1. торак (йорт яисә фатир) сатып алу;
  2. йорт төзү өчен җир кишәрлеге сатып алу;
  3. торак йорт төзүгә чыгымнарны каплау;
  4. шәхси автотранспорт чарасы сатып алу;
  5. югары белем бирү программалары һәм өстәмә һөнәри программалар буенча уку.
  6. ипотека кредиты буенча йөкләмәләрне каплау (бу пункт агымдагы елда өстәлде).

“Авыл тренеры” программасы балага югары казанышлар спорты дөньясына юл ачып кына калмый, беренче чиратта, сәламәтлеген ныгыту мөмкинлеге дә бирә. Бу – урамның зарарлы йогынтысына каршы тору һәм мәктәптә физик культура дәресләренә яңача якын килү мөмкинлеге дә”. – Уфа районы спорт мәктәбенең дзюдо буенча тренеры, кырык ел стажлы укытучы-тренер, “Авыл тренеры” программасында катнашучы Виктор Буяк нәкъ шундый фикердә.

Ул – самбо һәм дзюдо буенча СССР спорт мастеры. Тренерлык эше дәверендә Русия һәм халыкара дәрәҗәдәге турнирлар призерларын һәм чемпионнар әзерләгән. Хәзер Авдонда эшли, аның карамагында 100гә якын малай һәм кыз спорт белән шөгыльләнә.

– Балаларның зур теләк белән шөгыль­ләнүләрен күрү – күңелле. Балалар күне­гүләрне тәүдә үзләренчә, күбрәк уен кебек кабул итә. Әмма вакыт узу белән тартылалар һәм сугышчан сәнгатьнең нәрсә икәнен аңлыйлар. Шулай ук әти-әниләрнең канәгать булулары да шатландыра. Берен­чедән, бала кызыклы спорт төре белән шөгыльләнә. Икенчедән, урамда эшсез йөрми. Җәен без спорт лагерена барабыз, анда балаларга бик ошый. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка программаны гамәлгә кертүе өчен зур рәхмәт. Программа зур ярдәм булып тора. Миңа килгәндә, программа буенча алынган акчаларга үз акчаларымны өстәп, төзелүче йортта фатир сатып алдым, – диде Виктор Буяк.

Виктор Буякның шәхси архивыннан “Авыл тренеры” программасыннан файдаланган, Уфа районы спорт мәктәбенең дзюдо буенча тренеры  Виктор Буяк тербияләнүчеләре белән
“Авыл тренеры” программасыннан файдаланган, Уфа районы спорт мәктәбенең дзюдо буенча тренеры Виктор Буяк тербияләнүчеләре беләнФото:Виктор Буякның шәхси архивыннан

Спорт – һәрвакыт игътибар үзәгендә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәшмәләрдә дә ул төп темаларның берсе. Әйтик, соңгы киңәшмәләрнең берсендә “Авыл тренеры” программасын тормышка ашыру барышы, нәтиҗәләре һәм андагы үзгәрешләр турында сүз барды. Шулай итеп, Башкортстанда тренер-укытучылар хәзер түбәндәге социаль гарантияләр ала: “Тренер” вазыйфасында эшләү чорын исәпкә алып, педагогик стажны саклау, бер ставкага билгеләнгән атналык йөкләнешне 24 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр киметү һәм 42 көнлек отпуск (моңа кадәр аларның еллык ялы 28 көн иде).

Моннан тыш, республикада 18 яшькә кадәр спортчыларга стипендияләр билгеләнә. Узган елда аны 234 спортчы алган. Чагыштыру өчен, 2022 елда – 222. Шулай ук талантлы спортчыларга финанс һәм социаль ярдәм кысаларында 2019 елдан аларны эшкә урнаштыру буенча тиешле чаралар күрелә. Хәзерге вакытта 167 спортчы – Уфада спорт әзерлеге үзәгенә, тагын 68 спортчы адаптив спорт үзәгенә эшкә урнаштырылган.

Узган елда төбәктә спортчыларга һәм аларның тренерларына ярышларда җиңүләре өчен 44,7 миллион сумлык 759 түләү башкарыл­ган. Шулай ук, спортчылар, спорт тармагы хезмәткәрләре дәүләт һәм ведомство бүләкләре белән дәртләндерелә.

Күрүебезчә, Башкортстанда халыкны спортка һәм сәламәт тормыш рәвешенә җәлеп итү өчен киң мөмкинлекләр булдырыла. Халыкны физик культура белән шөгыльләнүгә җәлеп итүдә спорт объектлары, ярдәм һәм дәртләндерү чаралары мөһим роль уйный, республикада спорт инфраструктурасын үстерүгә дә зур көч салына. Моны ярдәм чараларыннан файдаланучы укытучы-тренерлар һәм яшь спортчылар гына түгел, ә халыкара дәрәҗәле спортчылар да үзендә тоя.

Җәй уртасында “БРИКС илләренең спорт уеннары” (БРИКС уеннары) халыкара мультиспорт уеннары тәмамланды. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәк спортчылары белән Республика йортында шәхсән очрашып күреште. Әлеге чарада спортчы, бадминтон буенча БРИКС уеннарының ике тапкыр җиңүчесе Алина Дәүләтова да булды. Ул республика җитәк­челегенә Башкортстанда бадминтонны үстерүдәге һәм популярлаштырудагы ярдәме һәм хәстәрлеге өчен аерым рәхмәт белдерде.

glavarb.ru Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров БРИКС илләренең спорт уеннарында җиңүчеләр һәм призерлар белән очрашты
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров БРИКС илләренең спорт уеннарында җиңүчеләр һәм призерлар белән очраштыФото:glavarb.ru

– Быелның февраленнән Өлфәт Мостафин исемендәге яңа физкультура-сәламәтләндерү үзәгендә күнегүләр ясый башладык. Без бадминтончыларның күнегүләр үткәрү өчен үз базасы булуына бик шат. Бу залларда булачак чемпионнар шөгыльләнә дип ышанам. Ярышлар нәтиҗәләре буенча матди дәрт­ләндерү, Дәүләт спорт стипендияләре, республика буенча төзелүче спорт объектлары, “Шәһәр тренеры” һәм “Авыл тренеры” проектлары өчен Сезгә зур рәхмәт, – диде Алина Дәүләтова.

“Авыл тренеры” программасы республиканың ерак районнарында да спортны җанландырды. һәм аның үсешенә этәргеч бирде. Нәкъ менә шуның нәтиҗәсе буларак та яшь спортчылар төрле ярышларда, шул исәптән халыкара ярышларда да югары күрсәткечләргә ирешә.

Читайте нас: