- Халыкара турнирның уникальлеге шунда, без Башкортстанга Русиянең, Казахстан һәм Кыргызстанның иң көчле атлетларын чакырдык, - дип сөйләде проектны оештыручы, Русиянең иң көчле кешесе Эльбрус Нигъмәтуллин.
Уфада беренче тапкыр бер мәйданчыкта Белгородтан дөнья чемпионы Давид Шамей һәм стронг буенча Дөнья кубогы иясе, Сургуттан Валерий Савин очрашачак. Аларга, шулай ук, "Азиядән янау" кушаматлы дөнья стронгмены йолдызы, Кыргызстаннан Мөхәммәд-Али Тохтоматов та чакыру ташлаган. Турнир кысаларында төп титулны кем алып китәчәге билгеле булачак.
Чара «Кашкадан» паркында узачак. Башлана 12:00 сәгатьтә. Керү ирекле.
Фото: gorodufa.ru