+17 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
30 август , 09:21

Яңа корылмалар яңа мөмкинлекләр ача!

Республика Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән Башкортстанда киңкүләм спортны үстерүгә зур көч салына.

Яңа корылмалар яңа мөмкинлекләр ача!
Яңа корылмалар яңа мөмкинлекләр ача!
Соңгы 5 елда Башкортстанда спорт объектларына җитди игътибар бирелә. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән һәр районда диярлек бассейннар ачылды. Искергән спорт комплексларында капиталь ремонт эшләре башкарыла, шул ук вакытта яңа спорт объектлары да төзелә.

– Без төзегән заманча спорт объектлары ярдәмендә, горурлыгыбыз булган искиткеч тренерларыбыз тырышлыгы белән балаларыбызның чын спортчы булып үсәчәгенә шигем юк, – диде Радий Хәбиров.

Күптән түгел ачылган спорт объектлары арасында Өлфәт Мостафин исемендәге спорт комплексын билгеләргә мөмкин. Ул – “Газпром – балаларга” программасы кысаларында төзелгән объект. 9,5 мең квадрат метр мәйданлы корылма 2022 елда “Газпром – балаларга” хәйрия программасы кысаларында төзелә башлады. Ул 2007 елдан башлап Русиянең 74 төбәгендә гамәлгә ашырыла. Шушы вакыт эчендә илдә 2 меңнән артык социаль объект төзелгән, шуның 22се – Башкортстанда. Алар арасында – күпфункцияле 19 спорт мәйданчыгы, тау чаңгысы спорты буенча Олимпия резервы мәктәбе һәм Уфада шорт-трек өчен ябык шугалак.
Өлфәт Мостафин исемендәге физкультура-сәламәтләндерү комплексы Менделеев урамында урнашкан. Өч катлы бинада зур һәм кече бассейннар, боз аренасы, көрәш, универсаль спорт һәм күнекмәләр заллары урнашкан. Анда сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен дә уңайлы шартлар булдырылган. Учреждение бер сменага 208 кешене кабул итәргә сәләтле.

– Бүген республикада, Уфада – бик мөһим вакыйга. Без балаларыбызга искиткеч спорт комплексын тапшырабыз. Биредә бассейн да, боз сарае да, зур спорт залы да бар. Болар барысы да балалар сәламәт, көчле, нык һәм иң мөһиме – яхшы кешеләр, илебезнең чын гражданнары булып үссен өчен эшләнә, – диде Радий Хәбиров спорт объектын ачу тантанасында. – Әлбәттә, “Газпром” идарәсе рәисе Алексей Миллерга зур рәхмәт белдерәбез. Бу сарай – “Газпром” бүләге. Ул – республика өчен күп нәрсә эшләгән кеше. Спорт комплексы Уфаның элекке мэры Өлфәт Мансур улы Мостафин исемен йөртә. Аның турындагы якты истәлек безнең йөрәкләрдә мәңге саклана. “Газпром”ның барлык төзүчеләренә, эшчеләренә тагын бер кат рәхмәт белдерәм!

Күптән түгел ачылган тагын бер спорт объекты – Хәйбулладагы “Горняк” физкультура-сәламәтләндерү комплексы. 1890 квадрат метр мәйданлы объект былтыр Бүребай авылында “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” төбәк программасы буенча төзелде. Федераль бюджеттан спорт объектын төзүгә 33 миллион сум акча бүлеп бирелгән, республика – 12 миллион сум, тагын 1,4 миллион сумны муниципалитет бүлгән.

ФОКны булдыруга 36,7 миллион сумнан артык акчаны Буребай тау-баектыру комбинаты бүлгән. Шулай ук предприятие проект эшләренә – 5,5 миллион сум һәм көч тренажерлары сатып алуга шул ук күләмдә акча биргән.

Бүребай тау-баектыру комбинатының генеральный директоры Рөстәм Аблаев ФОКта волейбол, теннис, баскетбол, мини-футбол белән шөгыльләнү өчен универсаль уен залы булуы турында сөйләде.

– Биредә спорт белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар да тудырылган. Спорт, тренажерлар һәм гимнастика заллары бар. Шулай ук киенү, душ бүлмәләре, гардероблар урнаштырылган. Ә тренерлар составы һәм техник персонал өчен кабинетлар, инвентарь, техник һәм ярдәмче бүлмәләр җиһазландырылган. Бина мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен дә яраклаштырылган, – дип билгеләде ул.

Шулай ук, Октябрьский шәһәрендә яшәүчеләргә дә бәхет елмайды. Биредә төзелгән Боз сараеның гомум мәйданы 6500 квадрат метр тәшкил итә. Йомшак креслолар урнаштырылган трибуналар 800 тамашачыга исәпләнгән. Комплекс барлык кирәкле спорт җиһазлары белән тәэмин ителгән – хоккейчылар һәм фигуралы шуучылар өчен тренажерлардан алып, ресурфейсер – бозны тигезләү машинасына кадәр.

Спортчылардан тыш, Боз сараенда Октябрьский һәм якындагы торак пунктларда яшәүчеләр дә спорт белән шөгыльләнә һәм ял итә ала, бу төбәктә 120 меңнән артык кеше яши. Спорт комплексында хоккей һәм фигуралы шуу секцияләре эшли. Бинада киенү, душ, тренер бүлмәләре, хореография һәм конференцияләр, тренажерлар заллары, тимераякларны прокатка бирү һәм инвентарь саклау бүлмәләре, шулай ук медицина кабинеты һәм буфет бар. Аз хәрәкәтләнүче гражданнарга уңайлы шартлар тудырылган: пандуслар һәм махсус лифт урнаштырылган. Комплексны энергия белән тәэмин итү өчен үз трансформатор подстанциясе һәм казанлык булдырылган.
 
– Безнең шәһәрдә мондый Боз сарае төзелеше өчен Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Биредә мин ел дәвамында хоккей белән шөгыльләнәм. Монда булдырылган шартлар нәтиҗәсендә бу спорт төрендә зур уңышларга ирештем. Хыялым бер: республиканың төп хоккей командасы – “Салават Юлаев” составына эләгү, – ди биредә шөгыльләнүче Илдар Гыймаев.

Әлбәттә, спорт объектлары төзелү – спорт үсешенә көчле этәргеч бирә. Башкортстан илебезгә көчле спортчылар бирә. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белдерүенчә, балаларга спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеге бирү – иң яхшы эшләрнең берсе.

– Республиканың идарә командасы балаларыбызга бирә алган иң яхшы нәрсә – спорт дип саный. Чөнки белемне – мәктәпләрдә, мәдәниятне – мәдәният йортларында бирәчәкләр. Ә без дәүләтебезнең көче белән балаларга спортны бирергә тиеш. Бу бик күп бурычларны үз эченә ала. Шуңа да без киңкүләм спортны үстерү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау юнәлешендә колачлы эшчәнлек алып барабыз, – диде Радий Хәбиров.

Ример НАСРЕТДИНОВ.
Фотолар Интернет челтәреннән.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: