+17 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
31 август , 17:48

Уфада уникаль Көрәш сарае ачылды

Башкортстан башкаласының 450 еллыгы уңаеннан Уфа һәм республика өчен зур әһәмияткә ия Көрәш сараен ачу иң мөһим бүләкләрнең берсе булды.

© Денис Таваев
Фото:© Денис Таваев

Чарада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, шулай ук мөхтәрәм кунаклар - Абхазия Президенты Аслан Бжания, Беларусь Премьер-министры Роман Головченко, Русия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.

- Барыгызны да Уфада заманча Көрәш сарае ачылу белән котлыйм! Объектның республика башкаласының 450 еллыгы вакытында ачылуы символик мәгънәгә ия. Бу - шәһәр өчен дә, бөтен төбәк өчен дә әһәмиятле объект. Биредә төрле спорт төрләре буенча күнегүләр, шйлай ук төбәк, Гомумрусия һәм Халыкара дәрәҗәдәге ярышлар, мәдәни-киңкүләм чаралар узачак. Октябрьдә мәйданчыкны «Русия — спорт державасы» халыкара форумын уздыру өчен файдалануга тапшыру планлаштырыла, - диде ашкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.

© bashinform
Фото:© bashinform

Мондый спорт сарайлары балаларга ярдәм итеп кенә калмый, шулай ук сәламәт яшәү рәвешен пропагандалый. Әлбәттә, заманча Көрәш сарае халыкның сәламәтлеген ныгыту һәм һәр кешенең потенциалын тормышка ашыру буенча дәүләт башлыгы билгеләгән максатларга ирешергә ярдәм итәчәк. Хәзер спортны үстерүгә федераль дәрәҗәдә зур игътибар бирелә.

Республикада спортны популярлаштыруны үстерү, аның инфраструктурасын ныгыту буенча системалы эш алып барыла. Төбәкне тәкъдим итүче спортчылар ярышларда һәрвакыт югары урыннар яулый. Биредә яңа йолдызлар, киләчәк өметләребез һәм илебезне саклаучылар тәрбияләнер дип ышанам. Бу искиткеч шартларда шөгыльләнәчәк балаларны һәм аларның әти-әниләрен аерым котлыйсым килә. Тормышта да, спортта да яңа җиңүләр телим. Уңышлар сезгә! - диде Игорь Комаров.

© bashinform
© bashinform
© bashinform
© bashinform
© bashinform
© bashinform
© bashinform
© bashinform
Фото:© bashinform

Котлау сүзләре белән шулай ук Беларусь Премьер-министры Роман Головченко, Абхазия Президенты Аслан Бжания, Үзбәкстанның Наманган өлкәсе хакиме Шәүкәтҗан Абдуразаков, Казахстан сәнәгать һәм төзелеш министры Канат Шарлапаев чыгыш ясадылар.

Роман Головченко ике көрәшче сурәтләнгән статуэтканы тапшырды. Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, бу спорт объектында ачылачак музейда беренче экспонат булачак.

Исегезгә төшерәбез, илдә иң эре Көрәш сарае төзелешенә төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров 2019 елның августында старт бирде, ул мәртәбәле кунаклар белән бергә булачак бинаның нигезенә киләчәк буыннарга мөрәҗәгать белән вакыт капсуласын салды.

© Денис Таваев
© bashinform
© bashinform
© bashinform
© bashinform
© bashinform
© bashinform
Фото:© Денис Таваев

Бинаның гомум мәйданы - 28 мең квадрат метр. Анда 3400 тамашачыга исәпләнгән амфитеатрлы универсаль зал, 18 келәмле биш заллы спорт көрәше мәктәбе, спортчылар өчен кунакханә, конференц-зал, медицина-тернәкләндерү үзәге, шулай ук спа-комплекс һәм бассейн бар. Шулай итеп, Уфаның Көрәш сарае илдәге иң эре үзәкләрнең берсе булып тора, ул спортның башка төрләре буенча да Халыкара һәм Русия дәрәҗәсендәге ярышларны уздыруга махсуслаштырылган. Яңа комплекс ачылудан соң аны тулы көчкә эшләтеп җибәрү буенча эшләр башланачак, арендаторлар бинаны үзләре өчен төзекләндерәчәк.

© bashinform
© bashinform
© bashinform
© bashinform
© bashinform
© bashinform
© bashinform
© bashinform
© bashinform
Фото:© bashinform

- Кадерле дуслар, кадерле кунакларыбыз, кадерле спортчыларыбыз һәм тренерларыбыз! Минем хыялым бар иде, һәм менә бүген бу хыял тормышка ашырыла. Шулай килеп чыкты ки, мин үз гомеремдә грек-рим көрәшенә, тренерыма һәм спорт белән шөгыльләнүгә багышлаган елларыма бурычлы. Һәм менә шуннан бирле минем хыялым бар иде: миңа тренерларыма ничек рәхмәт белдерергә, бөек спортчыларга ничек рәхмәт әйтергә, малайлар һәм кызлар өчен алар яхшы, искиткеч спорт сараенда шөгыльләнә алсын өчен ничек шартлар тудырырга, - дип сөйләде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Көрәш сарае төзелеше хакында. - Биредә кечкенә малайларны күргәч, аларның бу Көрәш сараена килеп, чын ир-егетләр булып чыгачакларына һич тә шикләнмим. Физик яктан нык кына түгел, ә иң мөһиме — ир-егетнең нәрсә икәнлеге, үзен ничек тотарга тиешлеге һәм үз тормышын ничек яшәргә тиешлеге турындагы дөрес күзаллаулар белән чыгар алар. Минем Михаил Мамиашвилига зур рәхмәт сүзләре әйтәсем килә, без аның белән бергә Көрәш сарае нинди булырга тиешлеге турында уйладык һәм ул шундый булсын өчен күп көч салдык. Шулай ук безнең Премьер-министр Андрей Геннадьевич Назаровка да рәхмәт белдерәсем килә.

Яңа комплекста, күнегүләр һәм спорт чараларыннан тыш, быел октябрьдә беренче зур чара - «Русия - спорт державасы» ХII халыкара форумы узачак.

Читайте нас: