+17 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
1 сентябрь , 12:50

Республика районнарында спортны үстерүгә зур игътибар бирелә

Республика Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән булдырылган “Авыл тренеры” проекты спорт сөюче балалар белән шөгыльләнүчеләр өчен зур этәргеч булып тора.

Республика районнарында спортны үстерүгә зур игътибар бирелә
Республика районнарында спортны үстерүгә зур игътибар бирелә

Башкортстан – илнең спорт ныклы үсеш алган төбәкләренең берсе, бездә спортчыларга һәм аларның тренерларына көчле ярдәм системасы булдырылган. Шундый ярдәм чара­лары­ның берсе – “Авыл тренеры” программасы. Башкортстанда киңкүләм спортны үстерү юнә­лешендәге зур әһәмияткә ия программа 2020 елда төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров баш­лангычы белән гамәлгә кертелде. Дүрт ел дәвамында “Авыл тренеры” авыл спортын үстерү буенча иң яхшы практикаларның берсенә әверелде һәм аның үрнәгендә федераль дәрәҗәдә дә “Земский тренер” программасы эшләнеп, Русиянең 25 төбәгендә гамәлгә кертелде.

Проект кысаларында Башкортстанда барлыгы 176 тренер-укытучы 134 миллион сумлык акча алган, ә агымдагы елда 11 муниципаль берәмлектән 21 тренер-укытучы программага кушылган. Проектны гамәлгә ашыру өчен Башкортстан бюджетыннан ел саен 60 миллион сум акча бүлеп бирү каралган.

Программа шартлары буенча авылларда балалар белән эшләргә әзер укытучылар 1 миллион сум күләмендә акча ала. Контракт буенча белгеч кимендә 5 ел эшләргә тиеш булачак. Бу чара районнарга кадрлар җәлеп итү мөмкинлеге бирә.

– Без республика районнарында спортны үстерүгә зур игътибар бирәбез. Бу – бик мөһим. Нәкъ авылларда безнең бөек атлетлар туа, – дип белдерде Башкортан Башлыгы Радий Хәбиров әңгәмәләренең берсендә.

Түләүләр түбәндәге максатларда файдаланыла ала:
торак (йорт яисә фатир) сатып алу;
йорт төзү өчен җир кишәрлеге сатып алу;
торак йорт төзүгә чыгымнарны каплау;
шәхси автотранспорт чарасы сатып алу;
югары белем бирү программалары һәм өстәмә һөнәри программалар буенча уку;
ипотека кредиты буенча бурычларны каплау (бу пункт агымдагы елда өстәлде).

Туймазы 1нче спорт мәктәбенең самбо буенча укытучысы Елена Абдуллина үзенең һөнәри тормышын балачакта ук тәрбияләнүчеләрне әзерләү белән бәйләргә карар кылган. Ул 8 яшеннән секцияләрдә шөгыльләнә башлаган. «Авыл тренеры» программасында катнашу өчен ул 2023 елда гариза биргән һәм хәзер 80гә якын баланы көрәш сәнгатенә өйрәтә.

Аның сүзләренчә, бүген Башкортстанда спортчыларны һәм аларның тренерларын үстерү өчен мөмкинлекләр бихисап.

- Минем яраткан спорт төремдә соңгы елларда вәзгыять яхшырды. Төрле документларны рәсмиләштерү җиңелрәк, җыеннар һәм ярышларга чыгу җиңелрәк оештырыла, шуңа күрә игътибарны турыдан-туры спортчылар әзерләүгә юнәлтергә мөмкин. Хакимият ярдәме сизелә, чөнки Радий Хәбиров үзе көрәш белән шөгыльләнгән. Бервакыт ул Туймазы районына шәхсән үзе килде, тренировкаларны карады, кызыксынды һәм сораулар бирде. Димәк, ул мәсьәләне шәхси дәрәҗәдә тота, - диде Русия спорт мастеры Елена Абдуллина.

Күрүебезчә, Башкортстанда халыкны спортка һәм сау-сәламәт тормыш рәвешенә җәлеп итү өчен күп шартлар булдырыла. Ә безнең төп максат – яраткан спорт төре белән җитди, даими шөгыльләнү һәм төрле дәрәҗәләрдә үткән ярышларда республика данын яклап, алдынгы урыннар яулау.

Фото: башинформ.рф

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: