+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
3 сентябрь 2024, 11:49

Владимир Путин Монголия делегациясен Уфага чакырды

2 сентябрьдә Русия Президенты Владимир Путин Монголиягә рәсми визит белән килде.

Владимир Путин Монголия делегациясен Уфага чакырдыВладимир Путин Монголия делегациясен Уфага чакырды
Владимир Путин Монголия делегациясен Уфага чакырды
Эш сәфәре совет һәм монгол кораллы көчләренең Халхин-Гол елгасында япон милитаристларын Җиңүенең 85 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган. Владимир Путинның Монголия Президенты Ухнаагийн Хурэлсух белән сөйләшүләре барышында Русия-Монголия мөнәсәбәтләрен үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышу планлаштырылган. Документларга кул кую көтелә.

Шулай ук, Русия Президенты Владимир Путин Монголия делегациясен октябрьдә Уфада узачак "Русия - спорт державасы" форумына килергә чакырды.

"Монголия делегациясен октябрьдә Уфа шәһәрендә узачак "Русия - спорт державасы" халыкара форумында көтәбез", - диде ул Монголия Президенты Ухнаагийн Хурэлсух белән сөйләшүләр нәтиҗәләре буенча.

Фото: ТАСС

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас