-3 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
11 сентябрь , 21:20

Республика сезнең белән горурлана!

Париждагы Паралимпия уеннарында чыгыш ясаган төбәк спортчылары Уфага кайтты. Аэропортта аларны спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр, тренерлар, туганнары, якыннары һәм җанатарлары каршы алды.

Республика сезнең белән горурлана!
Республика сезнең белән горурлана!

Башкортстаннан илебез җыелма командасы составында Богдан Мозговой, Аделина Разетдинова, Андрей Николаев, Елена Прокофьева, Антон Кулятин, Анна Кулинич-Сорокина, Елена Паутова һәм Андрей Сафронов катнаштылар. Алар спортның биш төренең өчесендә – җиңел атлетикада, йөзүдә һәм өстәл теннисында чыгыш ясады.

Спортчылар бик катлаулы шартларда лаеклы нәтиҗәләр күрсәтте һәм Русия Паралимпия копилкасына 6 медаль китерде, үзләренең чыгышы белән миллионлаган русиялене шатландырды.

Гомумән алганда, Башкортстан спортчылары 2 көмеш һәм 4 бронза медаль яулады.
2 урын - Анна Кулинич-Сорокина
2 урын - Елена Прокофьева
3 урын - Антон Кулятин
3 урын - Богдан Мозговой
3 урын - Андрей Николаев

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: