-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
17 сентябрь , 11:55

Шашка турниры киеренке үтте

7 сентябрдә, Башкортстан Башлыгын сайлаулар көнендә, башкаланың Дим районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе Айрат Сөләймановның тәкъдиме белән Уфаның 161нче лицеенда урыс шашкасы буенча турнир үтте.

Шашка турниры киеренке үтте
Шашка турниры киеренке үтте


Әлеге лицей каршында 3454нче, 3455нче һәм 29нчы сайлау участоклары урнашкан иде. Спорт җиһазлары белән – “Башкортостан” үзәк шашка клубы, Мактау грамоталары белән – Дим районы хакимиятенең Мәдәният, яшьләр, спорт бүлеге (район хакимияте башлыгы Антон Сергеевич Тарасов) бүләкләр белән турнирны оештыручылар тәэмин итте.
Бәйгенең баш судьясы Олег Тупиков булды. Әлеге ярышта 161нче лицейның башлангыч сыйныф укучылары көч сынашты.
Киеренке уенда беренче урынны Кира Прокофьева яулады. Икенче, өченче урыннарны Арина Зарипова белән Камилла Хәнәфина бүлештеләр. Барлык җиңүчеләргә һәм ярышта катнашучыларга истәлекле бүләкләр һәм Мактау грамоталары тапшырылды. Турнирда катнашкан Диана Ларькованың әнисе Юлия Олеговна ярышны оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерде һәм җиңүчеләрне тәбрикләде.

Миңнегөл МӘСӘГУТОВА,
Уфаның һәм Башкортстанның Шашка федерациясе әгъзасы, турнирны оештыручы.
Фото Миңнегөл Мәсәгутованың шәхси архивыннан.


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: