Исегезгә төшерәбез: яңа спорт объектын 2021 елда «Башнефть» ярдәме белән Башкортстан белән «Роснефть» арасында хезмәттәшлек турындагы килешү кысаларында төзи башладылар. Элек 40 мең кеше яшәгән шәһәрдә спорт комплексы булмаган.
Булачак ФОКның гомум мәйданы 4,5 мең квадрат метр булган ике катлы бинасында 5 юллы 25 метрлы бассейн, көрәш, тренажер һәм универсаль заллар урнашачак. Төзүчеләр тышкы эшләрне тулысынча төгәлләде һәм эчке һәм тышкы инженерлык челтәрләрен төзүгә, биналарны бизәүгә кереште. Планда, шулай ук - тирә-яктагы территорияне төзекләндерү.
Яңа объект Благовещен районында яшәүчеләрне физкультура һәм спортка, үз сәламәтлекләрен кайгыртуга тагын да күбрәк җәлеп итәргә, шулай ук, төрле дәрәҗәдәге спорт-киңкүләм чаралар уздырырга мөмкинлек бирәчәк.
Үткән айда Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чарада төбәк Башлыгы Радий Хәбиров Башкортстан нефтьчеләренең күп кенә республика проектларында актив катнашуын аерым билгеләп үтте.
"Безнең халык өчен бик әһәмиятле ярдәм күрсәткәнегез өчен зур рәхмәт. Без «Роснефть» компаниясе җитәкчелегенә һәм шәхсән Игорь Иванович Сечинга шундый катлаулы шартларда компаниянең Русия Федерациясе һәм Башкортстанның икътисади үсешен тәэмин итүе өчен рәхмәт белдерәбез", – диде Радий Хәбиров.
Фото: Благовещен районы хакимияте матбугат хезмәте