-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
20 сентябрь , 09:30

Фехтование үзәге октябрьдә ачылачак

Кичә Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Рамил Әюпов исемендәге фехтование үзәге төзелеше барышы белән танышты. Яңа объектны ачу тантанасын октябрьдә «Русия – спорт державасы» халыкара форумы кысаларында уздырырга планлаштыралар.

Фехтование үзәге октябрьдә ачылачак
Фехтование үзәге октябрьдә ачылачак

Исегезгә төшерәбез, төбәк җитәкчесе фехтование үзәген төзү карарын 2021 елның августында Токиодагы XXXII җәйге Олимпия уеннарында катнашучылар – рапирачылар Аделина Заһидуллина һәм Тимур Сафин белән очрашу нәтиҗәләре буенча кабул итте. Ә 2022 елның декабрендә республика Башлыгы булачак спорт комплексы төзелешенә старт бирде.

Рамил Әюпов исемендәге фехтование үзәге Затон микрорайонында, Рима Баталованың спорт әзерлеге үзәге янында урнашкан. Шәһәр Советы рәисе, Уфаның инвестиция-төзелеш комитеты генеральный директоры Марат Вәсимов 6,2 мең кв. м мәйданлы ике катлы бинада 28 фехтование юлы, 373 тамашачыга исәпләнгән трибуналы универсаль зал, махсуслаштырылган һәм тренажер заллары, шәхси күнекмәләр өчен урын, тренер һәм судьялар өчен чишенү бүлмәләре урнаштырылуы турында сөйләде. Монда шулай ук медицина-тернәкләндерү блогы, бассейн, йөгерү юллары каралган.

Яңа спорт учреждениесе базасында фехтование буенча республика, төбәкара, Бөтенрусия һәм халыкара дәрәҗәдәге ярышлар узачак. Бер үк вакытта биредә 56 рапирачы шөгыльләнә алачак, үзәкнең үткәрү сәләте – 400дән артык кеше.

Радий Хәбиров спорт комплексының архитектура яктыртылышы белән танышты, биналарның планировкасын карады, төзүчеләр тарафыннан кулланыла торган материаллар һәм техник җиһазлар турында фикер алышты. Объектның әзерлеге - 97 процент.

Башкортстан Башлыгы Фехтование үзәгенең төзелеш эшләре турында сөйләде.

– Һәр яңа спорт объекты мөһим, хәтта авылда зур булмаган ФОК та, - диде Радий Хәбиров. - Фехтование үзәге - зур, бик уйланылган флагман объект дип әйтергә була. Проектлау башланыр алдыннан белгечләр командасы, иң яхшы тәҗрибәне өйрәнү өчен, Русиянең алдынгы фехтование үзәкләрен йөреп чыкты. Шуңа күрә без иң уңышлы карарларны бергә туплый һәм мөмкин булган хаталардан китә алдык. Нәтиҗә - эстетик яктан матур һәм заманча, технологик яктан җиһазландырылган объект. Һәм без Русия Фехтование федерациясенә безгә җиһазлар белән ярдәм иткәне өчен рәхмәтлебез.

Төбәк җитәкчесе шулай ук яңа спорт комплексының уфалылар өчен әһәмиятен билгеләп үтте.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: