+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
20 сентябрь , 19:10

Русия спорт державасы булырга тиеш

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Андрей Назаров Мәскәүдә уза торган БРИКС илләренең IX Юридик форумында катнашты.

Русия спорт державасы булырга тиеш
Русия спорт державасы булырга тиеш

Форумның икенче көнендә Русия Чит ил эшләре министрлыгының МГИМО мәйданчыгында «БРИКС кысаларында спорт хокукын һәм халыкара спорт хезмәттәшлеген үстерү перспективалары» сессиясе узды. Дискуссиянең модераторы булып Мәскәү дәүләт юридик университеты ректоры, Русия Юристлар ассоциациясе рәистәше Виктор Блажеев чыгыш ясады.

Дәүләт думасының Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Олег Матыцин билгеләп үткәнчә, күпполяр дөньяда сәясәтчеләрнең тырышлыгын спорт җәмгыятьнең уңышлы тотрыклы үсеше факторы, сәламәт кеше идеологиясе булсын өчен юнәлтергә кирәк.

- Русия - БРИКС платформасын төзүчеләрнең берсе. Бүгенге көндә дә безнең милли системаны, юридик нигезләрне ныгыту бурычы тора. Без, бәлки, якын арада спорт турындагы законның яңа редакциясен эшләү кирәклеге турында сөйләштек, чөнки алдагысы 2007 елда кабул ителгән иде. Ким дигәндә ун елга глобаль карау - нәкъ менә юридик бергәлекнең бурычы, – диде парламентарий.

- Яңа, гадел, заманча чынбарлыкка җавап бирә торган халыкара спорт архитектурасын булдырырга кирәк, - дип дискуссиягә кушылды Андрей Назаров.
Башкортстан Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы сүзләренчә, монда төп рольне БРИКС илләре уйнарга тиеш. Башкортстан тәҗрибәсе күрсәткәнчә, бу активлыкны берничә юнәлеш буенча үстерү максатка ярашлы.

– Шул исәптән без уртак Халыкара уеннарны тәкъдим итәбез. Мәсәлән, узган ел Уфада Паралимпия комитеты белән бергә 21 дисциплина буенча Сурдлимпиячеләрнең җәйге уеннары узды. Алар 30 илдән, шул исәптән Иран һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән 1600дән артык спортчыны җыйды. Моннан тыш, халыкара дәрәҗәдәге спорт инфраструктурасын үстерүне мөһим дип саныйбыз. Башкортстанның заманча спорт объектларын төзүдә бай тәҗрибәсе бар, - диде Андрей Назаров, якын арада Уфада фехтование үзәге һәм Ишкәкле слалом комплексы ачылачагын билгеләп.

Спикер искәрткәнчә, БРИКС багланышларының икътисади аспектлары тиешле стратегияләрдә формалаштырылган. Бу тәҗрибәне яңа халыкара спорт архитектурасын үстерүгә юнәлтелгән дәүләтара актлар һәм килешүләр төзүдә һәм кабул итүдә кулланырга кирәк.

Башкортстанның мондый эшне оештыру тәҗрибәсе белән Андрей Назаров 2024 елның 17-19 октябрендә Уфада узачак «Русия – спорт державасы» халыкара спорт форумында танышырга тәкъдим итте.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: