Форумны уздыруның төп урыны Көрәш сарае булачак. Анда форумның пленар утырышын, эшлекле программаны, шулай ук Физик культура һәм спортны үстерү советын үткәрү планлаштырыла. Моннан тыш, Көрәш сараенда форум белән идарә итү үзәге урнашачак, ул үз эшен тәүлек буе 1 октябрьдән башлап җибәрәчәк.
Спорт чараларыннан тыш, форумда тармак экспертлары һәм дәүләт эшлеклеләре катнашлыгында пленар утырыш, 50гә якын "түгәрәк өстәл", пленар сессияләр, конференцияләр, семинарлар һәм дискуссия мәйданчыклары, шулай ук мәдәни программа каралган. Шулай ук, форумның барлык көннәрендә «Заманча спорт. Инновацияләр һәм перспективалар" күргәзмәсе эшләячәк. Башкортстан башкаласына кимендә 5 мең кеше килер дип көтелә.
Форумда катнашыр өчен түбәндәге сылтама буенча теркәлергә кирәк: http://www.sportforumrussia.ru/registraciya/#
Руслан Хәбибов сүзләренчә, форумда катнашучылар һәм кунаклар Уфаның 15 кунакханәсендә яшәячәк. Үткәрү вакытында көчәйтелгән полиция нарядлары һәм ашыгыч медицина ярдәме бригадалары кизү торачак. Иҗтимагый хәвефсезлек планы Башкортстан Хөкүмәте тарафыннан расланган. Катнашучыларның һәм кунакларның яшәү урыннары тикшерелгән.
Форум эшендә волонтерларның зур "армия"се ярдәм итәчәк. Бу чарада катнашырга 500 егет һәм кыз теләк белдергән.
Оештыру мәсьәләләрен хәл итү өчен 8-800-302-75-02 телефоны эшли.
Фото: башинформ.рф