-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
24 сентябрь , 21:53

«IBA чемпионнар төне» узачак

"Русия - спорт державасы" XII Халыкара спорт форумына теркәлү һәм әзерлек бара. 17-19 октябрьдә Уфада узачак киңкүләм спорт вакыйгасы кысаларында «IBA чемпионнар төне» дә узачак.

«IBA чемпионнар төне» узачак
«IBA чемпионнар төне» узачак

Уфада «Арт-квадрат» мәдәни үзәгендә Халыкара боксчылар ассоциациясенең (IBA) чемпионнар төне турниры алдыннан рәсми үлчәү тантанасы узды. "Уфа-Арена" боз сараенда дөньяның 9 иленнән килгән боксчылар катнашлыгында, шул исәптән безнең республика вәкилләре белән дә, җиде көрәш узачак.

Төп бәйгедә Башкортстаннан Артур Собханкулов Токиодагы Олимпия уеннарында катнашучы, Венгрия чемпионы Галос Роланд белән очрашачак. Рәсми үлчәү процедурасында Собханкуловның авырлыгы - 59,9 кг, ә венгрның авырлыгы 59,5 кг тәшкил итә.

«IBA чемпионнар төне» турнирында үзенең дебютын шулай ук Башкортстанда туган, ике тапкыр Русия чемпионы, "Брикс-2024" уеннары җиңүчесе, "Боливариан Алба уеннары-2023" чемпионы Азалия Әминева уздырачак.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: