Бокс турниры 17 октябрьдә 18: 30 сәгатьтә "Уфа-Арена"да (Ленин урамы, 114) узачак.
Билетларны түбәндәге сылтамалар буенча сатып алырга мөмкин:
https://tickets.hcsalavat.ru/ru/event/?id=972
https://afisha.yandex.ru/ufa/sport/liga-stavok-noch-chempionov-iba-2024
Исегезгә төшерәбез: форумны уздыруның төп урыны Көрәш сарае булачак. Анда форумның пленар утырышын, эшлекле программаны, шулай ук Физик культура һәм спортны үстерү буенча совет утырышын үткәрү планлаштырыла. Моннан тыш, Көрәш сараенда форум белән идарә итү үзәге урнашачак, ул үз эшен тәүлек буе 1 октябрьдән башлап җибәрәчәк.
Спорт чараларыннан тыш, форумда тармак экспертлары һәм дәүләт эшлеклеләре катнашлыгында пленар утырыш, 50гә якын "түгәрәк өстәл", пленар сессияләр, конференцияләр, семинарлар һәм дискуссия мәйданчыклары, мәдәни программа каралган. Шулай ук, форумның барлык көннәрендә «Заманча спорт. Инновацияләр һәм перспективалар" күргәзмәсе эшләячәк. Башкортстан башкаласына кимендә 5 мең кеше килер дип көтелә.
Фото: башинформ.рф