-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
25 сентябрь , 13:47

Волонтерлар да халыкара форумга әзер!

"Русия - спорт державасы" XII Халыкара спорт форумына теркәлү һәм әзерлек бара. 17-19 октябрьдә Уфада узачак киңкүләм спорт вакыйгасында катнашыр өчен волонтерлар рекордлы санда гариза биргән.

Волонтерлар да халыкара форумга әзер!
Волонтерлар да халыкара форумга әзер!

Форумда волонтер сыйфатында катнашу өчен 1700дән артык кеше гариза биргән. Бу хакта төбәкнең спорт министры Руслан Хәбибов белдерде.

Ул волонтерларны 3 тапкыр ашату оештырылуы һәм аларга форум символикасы төшерелгән брендлы экипировка бүләк ителүе турында сөйләде. Шәһәр буенча уңайлы хәрәкәт итү өчен волонтерларга «Алга» транспорт карталары да биреләчәк.

Исегезгә төшерәбез: форумны уздыруның төп урыны Көрәш сарае булачак. Анда форумның пленар утырышын, эшлекле программаны, шулай ук Физик культура һәм спортны үстерү буенча совет утырышын үткәрү планлаштырыла. Моннан тыш, Көрәш сараенда форум белән идарә итү үзәге урнашачак, ул үз эшен тәүлек буе 1 октябрьдән башлап җибәрәчәк.

Спорт чараларыннан тыш, форумда тармак экспертлары һәм дәүләт эшлеклеләре катнашлыгында пленар утырыш, 50гә якын "түгәрәк өстәл", пленар сессияләр, конференцияләр, семинарлар һәм дискуссия мәйданчыклары, мәдәни программа каралган. Шулай ук, форумның барлык көннәрендә «Заманча спорт. Инновацияләр һәм перспективалар" күргәзмәсе эшләячәк. Башкортстан башкаласына кимендә 5 мең кеше килер дип көтелә.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: