-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
27 сентябрь , 20:52

«Русия - спорт державасы» форумына әзербез!

Дмитрий Чернышенко «Русия – спорт державасы» форумының Оештыру комитеты утырышын уздырды.

«Русия - спорт державасы» форумына әзербез!
«Русия - спорт державасы» форумына әзербез!

Дмитрий Чернышенко искәрткәнчә, быел безнең ил «Киләчәк уеннары», «Азия балалары» һәм «БРИКС уеннары» кебек эре халыкара ярышлар уздырды. Аның сүзләренчә, Русия масштаблы чаралар оештыру планында лидерларның берсе булып тора.

“Русия – спорт державасы" Халыкара форумы агымдагы геосәяси шартларда аерым әһәмияткә ия, уртак карарлар кабул итү мәйданчыгына әверелә. Без халыкара эксперт җәмәгатьчелеге белән спорт берләшмәләре һәм ярышларның яңа форматларын булдыру мәсьәләләре турында фикер алышачакбыз. Бүген Хөкүмәт, спорт җәмәгатьчелеге белән бергәләп, илебез спортын үстерү буенча комплекслы дәүләт программасы эшли, аны гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында без форум мәйданчыгында җентекләп фикер алышачакбыз. Максатлар Президент Владимир Путин тарафыннан билгеләнде: гражданнарны даими рәвештә спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү һәм спортчыларыбызның ярыш активлыгын арттыру», – дип билгеләп үтте вице-премьер.

Утырыш йомгаклары буенча «Спорт – киләчәккә комплекслы караш» пленар утырышы темасын раслау, форумның эшлекле программасы архитектурасын, шулай ук спорт һәм мәдәни программаны хуплау турында карар кабул ителде.

Башкортстан Премьер-министры вазыйфасын башкаручы Андрей Назаров та форумны әзерләү һәм уздыру буенча Оештыру комитетының йомгаклау киңәшмәсендә чыгыш ясады. «Русия – спорт державасы» форумына әзерлек план нигезендә һәм берничә юнәлештә бара, дип билгеләде спикер. Төп мәйданчык быел август ахырында сафка бастырылган Көрәш сарае булачак. Дөнья дәрәҗәсендәге объект форумның барлык таләпләренә дә туры килә. Моннан тыш, форум кысаларында яңа зур объектлар ачу планлаштырыла, болар - Фехтование үзәге, Ишкәкле слалом комплексы һәм «Амфибия» спорт үзәге.

- Ишкәкле слалом каналы Русия җыелма командасы катнашлыгында слалом буенча үзенең беренче халыкара «Край курая» ярышларын кабул итәчәк. Фехтование үзәгендә яшүсмерләр арасында «Салават кылычы» халыкара турниры узачак. "Уфа-Арена" да 17 октябрьдә "iba чемпионнары төне" профессиональ бокс кичәсе була - континент чемпионы титулы өчен дөньяның иң яхшы боксчылары көрәшәчәк. Кече арена яшүсмерләр арасында керлинг буенча Бөтенрусия ярышлары өчен бирелә. «Динамо» спорт комплексында - «Динамо» һәм «ЦСП-Химки» клублары арасында Русия чемпионаты матчын, ә Спорт әзерлеге үзәгендә СВО ветераннары өчен Русия Паралимпия комитеты чараларын күрергә мөмкин булачак. Бөтенрусия йөреш көнендә 25 меңгә якын кеше катнашырга тели, - дип сөйләде Форум программасы турында Андрей Назаров.

Исегезгә төшерәбез, спорт чараларыннан тыш, форумда тармак экспертлары һәм дәүләт эшлеклеләре катнашлыгында пленар утырыш, 50гә якын "түгәрәк өстәл", пленар сессияләр, конференцияләр, семинарлар һәм дискуссия мәйданчыклары, шулай ук мәдәни программа узачак. Шулай ук, форумның барлык көннәрендә «Заманча спорт. Инновацияләр һәм перспективалар" күргәзмәсе эшләячәк. Башкортстан башкаласына кимендә 5 мең кеше килер дип көтелә.

Фото: government.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: