Бөтенрусия йөреш көне - Бөтендөнья йөреш көненең бер өлеше буларак ел саен үткәрелә торган физкультура-киңүләм чара, ул «Барысы өчен дә спорт» халыкара ассоциациясе тарафыннан үткәрелә. Русиядә Бөтенрусия йөреш көне илнең Олимпия комитеты тарафыннан 2015 елдан бирле сәламәтлекне һәм физик форманы саклау өчен идеаль физик активлык төре буларак йөрешне популярлаштыру максатыннан үткәрелә.
Традиция буенча, чарада шәһәр халкы белән бергә танылган спортчылар, Олимпия чемпионнары, СВО ветераннары, форум кунаклары катнашачак. Хөрмәтле кунакларның берсе фехтование буенча 4 тапкыр Олимпия чемпионы, Русия Олимпия комитеты президенты Станислав Алексеевич Поздняков булачак. Катнашучылар саны 25000 кеше булыр дип көтелә.
Спорт бәйрәме программасына флешмоб-зарядка, сәламәт яшәү рәвешен яратучыларның, студентларның, Уфа шәһәре оешмалары хезмәткәрләренең, башкала халкы һәм кунакларының 2024 метр араны узуы, киң иҗади һәм спорт-күңел ачу программасы кертелгән.
Башлану вакыты: 11.00, тәмамлану вакыты: 14.00.
Фото: pravitelstvorb.ru