-11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
1 октябрь , 10:45

Халыкара форумга әзерлек ничек?

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Андрей Назаров “Русия – спорт державасы” XII Халыкара спорт форумына әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитетының йомгаклау киңәшмәсендә чыгыш ясады. Ул Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенкога Уфада 17-19 октябрьдә узачак форумга Башкортстанның әзерлеге турында хәбәр итте.

Халыкара форумга әзерлек ничек?
Халыкара форумга әзерлек ничек?

“Русия – спорт державасы” форумына әзерлек планга ярашлы һәм берничә юнәлештә бара, дип билгеләп үтте Министрлар кабинеты җитәкчесе. Төп мәйданчык Көрәш сарае булачак, ул агымдагы елның август ахырында эшли башлады. Дөньякүләм дәрәҗәдәге объект Форумның барлык таләпләренә дә туры килә.
 
Моннан тыш, Форум кысаларында яңа эре объектлар ачу планлаштырыла – болар фехтование үзәге, Ишкәкле слалом комплексы һәм “Амфибия” спорт үзәге.

– Ишкәктән ишү каналы Русия җыелма командасы катнашлыгында слалом буенча “Курай төбәге” беренче халыкара ярышларын кабул итәчәк. Фехтование үзәгендә юниорлар арасында “Салават кылычы” халыкара турниры узачак. 17 октябрьдә “Уфа-Арена”да “IBA чемпионнары төне” һөнәри бокс кичәсе узачак – континент чемпионы титулы өчен дөньяның иң яхшы боксчылары көрәшәчәк. Кече арена юниорлар арасында керлинг буенча Бөтенрусия ярышлары өчен биреләчәк. “Динамо” спорт комплексында – “Динамо” һәм “ЦСП-Химки” клублары арасында Русия чемпионаты матчын, ә Спорт әзерлеге үзәгендә СВО ветераннары өчен Русия Паралимпия комитеты чараларын күрергә мөмкин булачак. Якынча 25 мең кеше Бөтенрусия Җәяү йөрү көнендә катнашырга тели, – диде Андрей Назаров.

Форумның барлык мәйданчыкларында да стационар медицина постлары һәм ашыгыч медицина ярдәме бригадаларының кизү торуы оештырылачак. Һәлакәтләр медицинасы үзәге, Республика табиб-физкультура диспансеры, 14 дәваханә һәм поликлиникалар җәлеп ителә. Пленар утырышта катнашучыларның барысы да түләүсез ковид-тест узачак. Хокук тәртибен тәэмин итү өчен ведомствоара төбәк эшче төркем көч структуралары белән тыгыз хезмәттәшлектә булачак.

– “Русия – спорт державасы” халыкара форумы агымдагы геосәяси шартларда аеруча зур әһәмияткә ия, уртак карарлар кабул итү мәйданчыгы булып тора. Без халыкара экспертлар даирәсе белән спорт берләшмәләре төзү һәм ярышларның яңа форматлары мәсьәләләре буенча фикер алышачакбыз. Шулай ук Хөкүмәт, спорт җәмәгатьчелеге белән берлектә, илебез спортын үстерүнең комплекслы дәүләт программасы эшләнә, аны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча без Форум мәйданчыгында җентекләп фикер алышачакбыз. Максатлар Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан билгеләнде: күбрәк гражданнарны спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү һәм спортчыларыбызның ярышларда катнашу активлыгын арттыру, – дип ассызыклады Русия Хөкүмәте вице-премьеры Дмитрий Чернышенко.

– Оештыру комитеты Форумның “Спорт. Гаилә. Русия” дигән девизын раслады. Ул “Форумның халык девизы” ачык иҗтимагый акциясе нәтиҗәләре буенча сайланды, шулай ук, эшлекле, спорт һәм мәдәни программалар расланды. 40тан артык чара узачак. Алар 8 мәйданчыкта узачак, шуларның иң зурысы – Көрәш сарае булачак, – диде Русиянең спорт министры Михаил Дегтярев.

Оештыру комитеты Форумның концепциясен хуплады һәм чаралар узачак объектларның исемлеген раслады. Форум пленар утырышны, эшлекле, күргәзмә, мәдәни һәм спорт программаларын үз эченә ала һәм Уфа шәһәренең 450 еллыгы уңаеннан уздырыла.


Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: