+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
1 октябрь , 20:00

«Русия - спорт державасы» форумы белән идарә итү үзәге эшли башлады

17-19 октябрьдә Башкортстан башкаласында «Русия - спорт державасы» XII Халыкара спорт форумы узачак. Оештыру бурычларын хәл итү өчен Форум белән идарә итү үзәге төзелде. Ул Көрәш сараенда урнашкан.

«Русия - спорт державасы» форумы белән идарә итү үзәге эшли башлады
«Русия - спорт державасы» форумы белән идарә итү үзәге эшли башлады
Исегезгә төшерәбез, яңа спорт объектында пленар өлеш, форумның эшлекле программасы һәм Русия Президенты каршындагы Физик культура һәм спортны үстерү советы утырышы узачак.

- Форум белән идарә итү үзәге Көрәш сараенда урнашкан һәм тәүлек буе эшләячәк. Биредә Уфада «Русия - спорт державасы» XII Халыкара спорт форумын үткәрүгә кагылышлы барлык сорауларга да җаваплар алырга мөмкин, - дип билгеләп үтте Башкортстанның спорт министры вазыйфасын башкаручы Руслан Хәбибов.

Кунаклар һәм «Русия - спорт державасы» XII Халыкара спорт форумында катнашучыларга 8-800-302-75-02 (Русия буенча бердәм бушлай номер) телефоны буенча форумда катнашу, чаралар программалары, яшәү, логистикага кагылышлы мәсьәләләр буенча мәгълүмат алырга мөмкин.

Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: