-3 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
2 октябрь , 09:22

“Кызыл таң” ярыммарафоны иң җитезләрне җыйды!

Быелгы бәйге дә спортны һәм сәламәт тормышны яшәү рәвеше итеп алган байтак яңа җиңүчеләрне ачыкладыДүртөйле шәһәрендә “Кызыл таң” гәзите” призына традицион XXXIV җиңел атлетика ярыммарафоны үтте. Анда республикабыздан гына түгел, илебезнең төрле төбәкләреннән дә спортчылар җыелды.

“Кызыл таң” ярыммарафоны иң җитезләрне җыйды!
“Кызыл таң” ярыммарафоны иң җитезләрне җыйды!
Көн искиткеч матур, кояшлы булды. Чарага килүчеләрне шәһәрнең үзәк мәйданы бәйрәм рухы белән каршы алды: биредә ярышлар алдыннан Дүртөйле үзешчәннәре күңелле җыр-моңнарын бүләк итте, аннары яшен-картын тезеп, тренерлар дәртле көйләргә физик күнекмәләр ясатты.
Бәйрәмдә катнашучыларны “Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов, Дүртөйле районы хакимияте башлыгы урынбасары Салават Ислакаев ихлас сәламләде, спортчыларга яхшы старт, имин финиш теләде.
13 яшькә кадәр балалар 300 метрга йөгерде, 14-18 яшьлек кызлар – 5 километрга, ә шул ук яшьтәге егетләр 10 километрга узышты. 21,1 километр арага йөгерергә 49 кеше чыкты. Иң яшь ярыммарафончыга – 19, иң өлкәненә 73 яшь.
Ярыммарафонның маршруты Дүртөйле шәһәренең Ленин урамы буйлап узды, биредән тирә-якка, ямьле Агыйдел елгасы буйларына бик күркәм табигать күренешләре ачыла. Бәйгечеләр өчен тиешле шартлар тудырылган: өч километр саен су эчеп, җиңелчә тамак ялгап китү өчен махсус нокталар урнаштырылган, аларда волонтерлар эшләде.
Иң беренчеләрдән булып, әлбәттә, 300 метрга йөгергән балалар бүләкләнде. Бу төркемдә кызлар арасында беренче урынны София Огуречникова яулады. Малайлар арасында беренчелекне Әмир Әюпов беркемгә дә бирмәде.
5 километрга җитезлектә ярышкан кызлардан пьедесталның беренче баскычына Надежда Мартышина күтәрелде. Икенче урында – Азалия Мөхтәруллина, өченче урын Эллария Әдеһәмовада.
18 яшькә кадәрге егетләр, билгеләвебезчә, 10 километрга ярышты. Алар арасында җиңүне Линар Усманов яулады.
– Мин Дүртөйле шәһәрендәге күппрофильле колледжда белем алам, – дип уртаклашты Линар. – Нефть һәм газ яткылыкларын эшкәртү белгечлегенә укыйм. Спорт белән үземне белә башлаганнан бирле шөгыльләнәм дисәм дә арттыру булмас. 10 километр аралыкка 14 яшемнән йөгерәм. Атнасына өч тапкыр күнекмәләр үткәрергә тырышам. Велоспорт белән җитди шөгыльләнәм. 14 яшемнән – Башкортстан җыелма командасы составында, ә 16 яшемнән Русия җыелма командасы составында чыгыш ясыйм. Былтыр республика күләмендә 18 яшькә кадәрге бәйгечеләр арасында чаңгы спорты буенча беренче урын алдым. Гомумән, спортның күп төрләрен үз итәм. Хәзер мас-рестлинг буенча бик яратып шөгыльләнәм. Бу спорт төре буенча быел Башкортстан чемпионы исемен яуладым.
– Линар кебек студентларыбыз булу белән бик горурланабыз, – ди егетнең остазлары. – Ул колледжыбыз данын барлык спорт чараларында да лаеклы яклый, курсташларына һәм кечерәк студентларыбызга да матур үрнәк күрсәтә. Әйткәндәй, “Кызыл таң” ярыммарафонында тагын берничә укучыбыз катнашты, алар әлегә җиңүчеләр пьедесталына күтәрелмәсә дә, күркәм нәтиҗәләргә иреште.
10 километр дистанциядә икенче урынны Никита Ишмаев, өченче урынны Эдуард Кәримов алды.
21,1 километрга йөгерүчеләр арасында иң өлкән, 73 яшьлек спортчы Петр Валерианович Трефилов Свердловск өлкәсеннән килгән.
– “Кызыл таң” ярыммарафонында ел саен катнашырга тырышам, – диде ул. – Һөнәрем буенча физкультура укытучысымын. Язмыш кушуы буенча, мәктәптә генә түгел, муниципаль идарә органнарында да эшләргә, район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары булып та хезмәт салырга туры килде. Кайда гына эшләсәм дә, һәрчак спорт белән шөгыльләнергә вакыт таптым. Шушы яшемә кадәр 120 марафонда катнаштым, бихисап тапкырлар җиңүләр яуладым. Спорт мастерлыгына кандидатмын. Атнасына биш тапкыр 15-20 километр арага йөгерәм. Үсеп килүче буынга да спортны яратырга киңәш итәм, ул бит тәнне генә түгел, рухны да чыныктыра, авырлыклар алдында каушап, бирешеп калмаска өйрәтә.
32 яшьлек Уфа егете Юрий Плотников исә гәзитебез ярыммарафонында икенче тапкыр катнаша икән.
– Миңа бу спорт бәйрәме бик ошый, ел да барысы да иң югары дәрәҗәдә оештырыла, кешеләр дә биредә шулкадәр ачык йөзле, ярдәмчел, – диде ул. – 2021 елда мин “Кызыл таң” гәзите оештырган ярыммарафонда өченче урын алган идем.
Аз гына алгарак китеп шуны әйтик: быел Юрий 18-34 яшьлек бәйгечеләр арасында пьедес­талның икенче баскычына кү­тәрелде.
Чара бик күңелле узды. Җиңүчеләргә мәртәбәле бүләкләр белән истәлекле медальләр һәм Мактау кәгазьләре тапшырылды. Ярыммарафонның абсолют чемпионы исемен Мишкә районы егете – 27 яшьлек Денис Вәлитов яулады. Ул дистанцияне 1 сәгать 15 минут 8 секундта йөгереп узды.
– Спортны кечкенәдән үз итәм, – диде җиңүче. – Мин күп кенә Русия ярышларында бүләкләргә лаек булдым. Һөнәрем буенча нефтьчемен. Спорттан башка тормышымны күз алдына да китерә алмыйм. “Кызыл таң” ярыммарафонында беренче тапкыр җиңү яулавым. Ул чын спорт бәйрәме булды, оештыручыларга зур рәхмәт!
Денистан бер генә секундка калышып, икенче урынны Уфа шәһәреннән Таһир Хәйруллин алды. Өченче урында – Чайковский шәһәреннән Леонид Макшаков.
Төрле яшь төркемнәрендә дә җиңүчеләр билгеләнде. 18-34 яшьлек бәйгечеләр арасында беренче урынны Дүртөйледән Вадим Әделгәрәев, икенче урынны Уфадан Юрий Плотников, өченче урынны Нефтекамадан Айзат Гыйматов алды.
35-44 яшьлек спортчылардан Нефтекамадан Артур Ясавиев – беренче, Уфадан Шамил Мәга­сумов – икенче, Марат Җәләев (Уфа) өченче килде.
45-54 яшьлек ярыммарафончылардан Чайковскийдан Игорь Горшков – беренче, Дүртөйледән Ришат Сәлимов – икенче, Марат Гыйззәтов (Дүртөйле) өченче булды.
55-59 яшьлек йөгерешчеләрдән Бөре шәһәреннән Юрий Айгузин беренчелекне алды, Олег Калабин (Чайковский) – икенче, Борайдан Фирус Гарипов өченче урынны яулады.
60-64 яшьлекләр төркемендә Нефтекамадан Валерий Гәрәй­шин алдынгылыкны беркемгә дә бир­мәде. Икенче нәтиҗә – Марат Хәйруллинда, өченче күрсәткеч – Вилюр Камалтдиновта (Архангель районы).
65-69 яшьлекләр арасында Уфа спортчысы Фәвәрис Җәләев – беренче, Дүртөйледән Валерик Фазыйлханов – икенче, Бөредән Евгений Бобков өченче килде.
70+ төркемендә Петр Трефилов җиңүче булып танылды. Икенче урында – Уфадан Фидан Хәй­руллин.
Гүзәл затлар арасында 18-34 яшьлекләр төркемендә Уфа кызы Юлия Һадыева җиңү яулады. Биредә шуны да әйтик: дис­танциядән чыгучылар да булды, шуңа күрә кайбер төркемнәрдә пьедестал тулы булмады.
35-44 яшьлек хатын-кызлардан Нефтекамадан Светлана Воробьева – беренче, Уфадан Ирина Михайлова – икенче, Чайковскийдан Ирина Макшакова өченче килде.
45-54 яшьлекләрдән Чайковский кунагы Анастасия Пухарева – беренче, Нефтекамадан Эльвира Ганиева – икенче, Уфадан Лилия Нурхәкимова өченче урынны алды.
60-64 яшьлек ханымнардан Яңавылдан Фәнүзә Гайнетдинова җиңүче булып танылды.
 
Рәсемдә: ярыммарафонның абсолют чемпионы Денис Вәлитов

Автор фотосы. 


Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас: