Идарә үзәге форумның оештыру мәсьәләләрен хәл итү өчен оештырылды. 60тан артык белгеч көн саен төрле мәсьәләләр буенча: яшәү, логистика, форумның эшлекле программасында катнашу һәм башкалар буенча 200дән артык шалтырату кабул итә.
- Идарә үзәге Уфада «Русия - спорт державасы» XII Халыкара спортц форумының бердәм эшен тәэмин итүдә төп рольне уйный. Аның ярдәмендә без хәвефсезлек мәсьәләләрен, ярышлар уздыруны һәм чараның башка мөһим юнәлешләрен координацияли алачакбыз. Иң мөһиме - без форумда катнашучылар һәм дәрәҗәле кунаклар өчен уңайлы шартлар булдырабыз, - дип билгеләде Андрей Назаров.
Искәртеп узабыз: моңа кадәр Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров барлык җаваплы ведомстволарга «Русия - спорт державасы» Халыкара спорт форумын үткәрүгә сыйфатлы әзерлек чараларын уздырырга кушты.
- Бу - республикабыз өчен быел иң зур чараларның берсе. Дөньяның 100дән артык иленнән делегацияләр килү күздә тотыла, бу - берничә мең кунак, шул исәптән танылган спортчылар. Тагын башкарасы эшләр бар әле, - дип йомгаклады Радий Хәбиров.
Фото: pravitelstvorb.ru