17-19 октябрьдә Уфада узачак «Русия – спорт державасы» XII Халыкара спорт форумының мәртәбәле кунаклары булып Русия Олимпия комитетының зур делегациясе составында 150дән артык кеше булачак, алар арасында Олимпия уеннары җиңүчеләре һәм призерлары, тренерлар, шулай ук Русиянең олимпия резервына кергән яшь спортчылар да бар.
Русия Олимпия комитеты делегациясе составында синхрон йөзү буенча җиде тапкыр Олимпия чемпионы Светлана Ромашкина, фехтование буенча ике тапкыр Олимпия чемпионы Софья Позднякова, спорт гимнастикасы буенча Олимпия уеннары чемпионы Никита Нагорный, фехтование буенча ике тапкыр Олимпия чемпионы Софья Великая һәм башка танылган спортчылар киләчәк.
Олимпия чемпионнары форум программасында, спортчылар комиссиясенең киңәйтелгән утырышында, шулай ук Бөтенрусия йөреш көне чарасында катнашачак.
Исегезгә төшерәбез, 19 октябрьдә Уфада киңкүләм спортның төп традицион бәйрәмнәренең берсе – Бөтенрусия йөреш көне узачак. Зур спорт чарасында 25000нән артык кеше катнашачак. Алар арасында шәһәр халкы һәм кунаклары, форумда катнашучылар, спорт һәм СВО ветераннары бар.
Русия Олимпия комитетының зур делегациясе белән очрашу тантанасы 16 октябрьдә 15:30 сәгатьтә «Уфа» Халыкара аэропортында узачак.