+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
9 октябрь 2024, 10:45

Радий Хәбиров «Русия - спорт державасы» форумын үткәрүгә әзерлекне бәяләде

9 октябрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Русия - спорт державасы” XII Халыкара спорт форумын үткәрүгә әзерлекне бәяләде. Республика башкаласында 17-19 октябрьдә узачак чараның төп мәйданчыгы Уфаның Көрәш сарае булачак.

Радий Хәбиров «Русия - спорт державасы» форумын үткәрүгә әзерлекне бәяләдеРадий Хәбиров «Русия - спорт державасы» форумын үткәрүгә әзерлекне бәяләде
Радий Хәбиров «Русия - спорт державасы» форумын үткәрүгә әзерлекне бәяләде
Форумның лозунгы «Спорт. Гаилә. Русия» сәламәт яшәү рәвеше һәм гаилә кыйммәтләренә бирелгәнлеген, илебез өчен горурлыкны чагылдыра. Уфага Форумда катнашу өчен барлыгы дөньяның 100 иленнән 5 мең делегат килер дип көтелә.

Республика Башлыгы пленар өлеш узачак мәйданчыкларны, форумның эшлекле һәм Русия Президенты каршындагы Физик культура һәм спортны үстерү советы утырышы программасын карады.

Радий Хәбиров шулай ук чарада катнашучыларга оештыру мәсьәләләрен хәл итү һәм ярдәм итү өчен оештырылган Форум белән идарә итү үзәгендә булды. Аның хезмәткәрләре 1 000 мөрәҗәгать кабул иткән дә инде.

- Үзәкнең эше нәтиҗәсендә без куркынычсызлык, ярышлар уздыру һәм башка мөһим юнәлешләрне координацияли алабыз, - дип сөйләде республиканың спорт министры вазифасын башкаручы Руслан Хәбибов. - Иң мөһиме - без форумда катнашучылар һәм кунаклар өчен уңайлы шартлар булдырабыз.

Журналистлар белән әңгәмә вакытында Башкортстан Башлыгы форум кысаларында узачак мөһим чаралар турында сөйләде.

- “Русия - спорт державасы” - республикабыз кабул итә торган иң зур чараларның берсе. Форумның гадәттәгечә Русия Президенты катнашлыгында узуы мөһим, - дип билгеләде Радий Хәбиров. - Без бик күп кунакларны көтәбез - Олимпия чемпионнары, әйдәүче спортчылар, тренерлар, физик культура хезмәткәрләре. Пленар утырышта гына да берничә мең кеше катнашачак. Форум кысаларында Уфада Рамил Әюпов исемендәге Фехтование үзәген һәм Ишкәкле слалом комплексын ачарга планлаштырабыз. Моннан тыш, киң спорт программасын - бокс төнен, кёрлинг, фехтование, көрәш ярышларын әзерләнде.

Фото: glavarb.ru


Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас