+20 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Спорт
15 Октября 2024, 08:20

“IBA чемпионнары төне”н күрми калмагыз!

Башкортстанда “Русия – спорт державасы” XII Халыкара спорт форумына теркәлү һәм әзерлек бара. Аның кысаларында 16 октябрьдә Уфада узачак киңкүләм спорт вакыйгасы уңаеннан “IBA чемпионнары төне” дә узачак.

“IBA чемпионнары төне”н күрми калмагыз!“IBA чемпионнары төне”н күрми калмагыз!
“IBA чемпионнары төне”н күрми калмагыз!
Турнир үзе 17 октябрьдә «Уфа-Арена» да (Ленин урамы, 114) узачак. Башлана 17:00 сәгатьтә.

Булачак шоуны 2020 елгы Олимпия чемпионы һәм WBA билбавының вакытлыча иясе, русияле Альберт Батыргазиев катнашлыгындагы бәйге җитәкләячәк, ул 60 килограмга кадәр авырлыкта Филиппин спортчысы Альберт Пагарага (35-1, КО 24) каршы алышачак.

Шулай ук, Уфада ике WBA Asia билбавы уйнатылачак. IBA версиясе буенча Европа чемпионы поясы иясе, Уфада туган Артур Собханкулов Лиу Венсонг белән титул өчен көрәшәчәк. 2015 елгы дөнья чемпионаты финалисты, ике тапкыр Европа чемпионы, биш тапкыр Русия чемпионы Василий Егоров WBO версиясе буенча Африка чемпионы Джозеф Иммануэльгә каршы чыгачак.

Шулай ук, Башкортстан боксчылары Азалия Әминева һәм Данис Габдрәфыйков чираттагы көрәшләрен үткәрәчәк.

Фото: "Башинформ" агентлыгы


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас