+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
17 октябрь , 19:17

Башкортстан форум эстафетасын Самара өлкәсенә тапшырды

Башкортстан Премьер-министры вазыйфасын башкаручы Андрей Назаров тантаналы рәвештә Самара өлкәсе губернаторы Вячеслав Федорищевка символик эстафета таягын - 2025 елда «Русия - спорт державасы» форумын үткәрү хокукын тапшырды.

Башкортстан форум эстафетасын Самара өлкәсенә тапшырды
Башкортстан форум эстафетасын Самара өлкәсенә тапшырды

- Узган елда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров эстафетаны Пермь краеннан кабул итте. Форумга әзерләнгәндә без чын-чынлап масштаблы эш башкардык. Республика халкы өчен иң заманча спорт объектлары төзелде. Илнең төп спорт чарасы символын хөрмәтле күршеләребезгә – Самара өлкәсенә тапшырабыз. Ышанам, бүгенге вакыйга безнең төбәкләр арасындагы дуслыкны ныгытачак һәм Русия файдасына ышанычлы алга барырга ярдәм итәчәк, – дип ассызыклады Андрей Назаров.

Дмитрий Чернышенко форумны Уфаның 450 еллыгы елында үткәрүнең символик булуына игътибар итте һәм төбәкнең спортны үстерү өлкәсендәге казанышлары турында сөйләде.

- Әлеге шартларда илнең Президент Владимир Путин тирәсендә берләшүе аеруча сизелә, шул исәптән спорт өлкәсендә дә. Дәүләт башлыгы 2030 елга системалы рәвештә спорт белән шөгыльләнүче кешеләр санын 70 процентка кадәр арттыру бурычын куйды. Башкортстан Республикасы моңа бик яхшы мәйданчык һәм үрнәк булып тора, - дип ассызыклады Дмитрий Чернышенко.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: