+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
17 октябрь , 17:05

"Башнефть" ярдәме белән "Нижегородец" стадионы реконструкцияләнә

Уфаның Ленин районында "Нижегородец" стадионын реконструкцияләү дәвам итә. Бу спорт объекты шәһәр халкы тормышында мөһим роль уйный, чөнки ул яшь футболчыларның күнекмәләр базасы булып тора. Стадионны яңартуга 2022 елда Башкортстанның социаль максатлы программалары фонды һәм "Башнефть" компаниясе ярдәме белән керешкәннәр иде.

"Башнефть" ярдәме белән "Нижегородец" стадионы реконструкцияләнә
"Башнефть" ярдәме белән "Нижегородец" стадионы реконструкцияләнә
Реконструкциянең беренче чираты кысаларында коймалар, яктырту мачталары, 256 урынлык тамаша трибуналары урнаштырылды, шулай ук йөгерү юлларын җиһазландырылды. Бу күнекмәләр һәм киңкүләм спорт чаралары өчен уңайлы киңлек булдырырга мөмкинлек бирде.

Объектны яңартуны дәвам итеп, быел стадионда резина өслек алмаштырылды, 2,3 мең кв.м. мәйданда брусчатка салынды. Спортчыларга уңайлы булсын өчен чишенү-киенү һәм душ бүлмәләре өчен модульле ике блок урнаштырылды.

Уфаның Ленин районы хакимияте башлыгы Олег Котов билгеләп үткәнчә, "Нижегородец" стадионы - зур тарих, һәм аны модернизацияләү мөһим бурыч.
- Объект ташландык хәлдә иде, һәм халык аны тергезү үтенече белән мөрәҗәгать итте. Беренче адым 2019-20 елларда яшел өслек һәм футбол капкаларын алмаштыру булды, - дип сөйләде Олег Котов. - Алга таба “Башнефть” ярдәмендә йөгерү юлын, трибуналарны һәм яктыртуны яңарттык.

Район башлыгы калган эшләрне быел тәмамларга җыенуларын хәбәр итте.

"Башнефть"та, киңкүләм, балалар һәм яшүсмерләр спортына ярдәм итү - республикада нефть компаниясе хәйрия программасының төп юнәлешләренең берсе, дип билгеләп үттеләр. 2017 елдан "Роснефть" белән Башкортстан арасында хезмәттәшлек турында килешү кысаларында 30дан артык спорт объекты төзекләндерелде һәм төзелде. Бу республика халкы өчен спорт һәм физик культура белән шөгыльләнү мөмкинлекләрен сизелерлек киңәйтергә мөмкинлек бирде.

Быел августта Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган чарада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров нефтьчеләрнең күп кенә республика проектларында актив катнашуын ассызыклады.
- Халкыбыз тормышында бик мөһим булган ярдәмегез өчен зур рәхмәт. Без "Роснефть" баш компаниясе җитәкчелегенә һәм шәхсән Игорь Иванович Сечинга ил өчен мондый катлаулы шартларда да Русиянең һәм Башкортстанның икътисади үсешен тәэмин итүгә керткән өлеше өчен рәхмәтлебез, - диде Радий Хәбиров.

Фото: Уфаның Ленин районы хакимияте.

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: