+6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
17 октябрь , 14:43

Фехтование сарае ачылу спорт үсешенә яңа сулыш бирәчәк

Бүген Уфада узучы «Русия — спорт державасы» XII Халыкара спорт форумы кысаларында Фехтование үзәге ачылды. Фехтование сөючеләр һәм профессионаллар өчен бу - күптән көтелгән вакыйга.

Фехтование сарае ачылу спорт үсешенә яңа сулыш бирәчәк
Фехтование сарае ачылу спорт үсешенә яңа сулыш бирәчәк

Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко Фехтование үзәген ачты һәм юниорлар арасында «Салават кылычы» Халыкара ярышларына старт бирде.

- Русия - бөек спорт державасы, безнең ил дөньяга бик күп талантлы спортчылар бүләк итте, аларга бөтен дөньяда миллионлаган малай һәм кыз йөз тота. Болар барысы да Президент Владимир Путинның сәясәте һәм спортка мөнәсәбәте нәтиҗәсендә килеп чыга, ул үзе дә спортчы һәм безгә бик югары планка бирә. Монда, шулай ук, республика җитәкчесе Радий Хәбировны билгеләп үтәсем килә, ул төбәктә бу өлкәне үстерүгә зур игътибар бирә. Субъектта 13 меңнән артык спорт корылмасы эшли һәм аларның саны арта бара. Республиканың спорт белән тәэмин ителеш дәрәҗәсе илдә иң югарыларның берсе – 74,5%, спорт белән шөгыльләнү өчен заманча инфраструктура булдырылган, – дип билгеләп үтте үз чыгышында Дмитрий Чернышенко.

Уфа Фехтование үзәге иң заманча стандартлар буенча төзелгән һәм җиһазландырылган, һәм ул иң югары дәрәҗәдәге ярышларны кабул итә алачак. Ул Затон бистәсендә Рима Баталованың Спорт әзерлеге үзәге янында урнашкан.

Тантанада, шулай ук, Русия спорт министры Михаил Дегтярев, Русия Фехтование федерациясе президенты Илгар Мамедов һәм Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры вазыйфасын башкаручы Андрей Назаров катнаштылар.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: