+5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
17 октябрь , 13:05

Фехтование үзәге - яңа җәлеп итү ноктасы

Аны ачу тантанасында Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко билгеләп үткәнчә, ил һәм төбәк җитәкчелегенең спортны үстерүдәге казанышлары бәяләп бетергесез.

Фехтование үзәге - яңа җәлеп итү ноктасы
Фехтование үзәге - яңа җәлеп итү ноктасы

Яңа Фехтование үзәгендә 28 бәйге юлы, 373 тамашачыга исәпләнгән трибуналы универсаль зал, махсуслаштырылган тренажер заллары, тренер һәм судьялар бүлмәләре бар.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән төзелгән Фехтование үзәге республика, Уфа һәм, гомумән, Русия өчен бик мөһим әһәмияткә ия. Анда халыкара спорт ареналарында ил намусын яклаячак яңа чемпионнар үсәчәк. Моннан тыш, Уфадагы үзәк әлеге спорт төрен балалар һәм яшьләр арасында популярлаштырырга мөмкинлек бирәчәк.

- Уфада фехтовкалаучылар шөгыльләнә торган заллар күп. Хәзер алар бер урында шөгыльләнә алачак. Фехтование үзәге, чынлыкта, күпфункцияле спорт комплексы булачак. Анда универсаль, махсус заллар бар. Шулай ук, спортчылар махсус сыйныфларда теоретик дәресләр уза алачак. Тренажер залы да булачак. Гомумән алганда, барысы да турнирларга әзерләнү һәм югары нәтиҗәләргә ирешү өчен эшләнгән, - диде төбәкнең киң билгеле спортчысы Тимур Сафин.

Фото: bashinform.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: