Баш судья, мәктәпнең тренер-укытучысы, спорт мастеры Марат Хисаметдинов билгеләп үткәнчә, спорт мәйданына Русиянең барлык төбәкләреннән 121 спортчы чыгачак. Шулай ук Белоруссия һәм Үзбәкстан командалары да килгән.
- Ярышларда 21 яшькә кадәрге ир-егетләр катнаша. Алар - ил җыелма командасының иң көчле спортчылары. Җиңүчеләрнең финал көрәше шушы залда узачак. Барыгызга да уңышлар телибез! - диде баш судья.
Фото: "Башинформ"