+6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
17 октябрь , 14:44

Ишкәкле слалом буенча ярышларда кем җиңәр?

Шушы минутларда Уфаның яңа ачылган Ишкәкле слалом комплексында шушы спорт төре буенча "Край курая" дип аталган халыкара турнир ярышларын ачу тантанасы узды.

Ишкәкле слалом буенча ярышларда кем җиңәр?
Ишкәкле слалом буенча ярышларда кем җиңәр?
Ярышларны ачу тантанасында Русия Ишкәкле слалом федерациясе президенты Сергей Папуш һәм Башкортстанның спорт министры урынбасары Артем Новиков катнаштылар.

- Бүген Ишкәкле слалом өлкәсендә зур бәйрәм - чираттагы спорт объекты эшли башлады. Аны булдыруга күп көч салган Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка һәм аның командасына зур рәхмәт сүзләре җиткерәм. Русиядә ишкәкле слалом тиз үсеш алды. Тиздән Башкортстанда бу спорт өлкәсендә яңа чемпионнар барлыкка киләчәк, дип уйлыйм. Барлык спортчыларга да ярышларда уңышлар теләп калам!, - диде Сергей Папуш.

- Башкортстан сезне үзенең җирендә күрүенә бик шат. Бу спорт обүектын без күптән көттек һәм, ниһаять, ул үз ишекләрен ачты. Биредә Башкортстанның барлык районнарыннан да балалалар шөгыльләнәчәгенә шигем юк.
Республикабыз илдә югары дәрәҗәдәге спорт ярышларын уздыру буенча дан тота. Бу ярышлар да шундый ук дәрәҗәдә узачагына ышанам, - диде Артем Новиков.

Шуны билгеләргә кирәк: турнирда Русиядән һәм БДБ илләреннән: Белоруссиядән, Казахстаннан, Үзбәкстаннан 120дән артык спортчы катнаша. Русия җыелма командасының лидеры - якташыбыз, Илеш районы кызы, Токиодагы Олимпия уеннарында катнашучы Алсу Минәҗева.

Ример Насретдинов фотосы


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: