-1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
17 октябрь , 21:07

Президент «Безнең заман геройлары» белән аралашты

Рима Баталова исемендәге Спорт әзерлеге үзәгендә Владимир Путин СВО ветераннарының «Безнең заман геройлары» дип аталган ярышларында катнашучылар белән аралашты.

Фото: kremlin.ru
Фото:Фото: kremlin.ru

Турнир Русия Паралимпия комитеты, гражданнарны патриотик һәм спорт тәрбиясенә ярдәм итүче «Сәламәт Ватан» Гомумрусия иҗтимагый хәрәкәте һәм терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган кешеләр спортын берләштергән Бөтенрусия федерациясе тарафыннан оештырылды.

17-19 октябрьдә уза торган ярышларда Башкортстан Республикасы, Удмуртия, Татарстан, Пермь крае, Свердловск, Чиләбе, Самара, Ырынбур өлкәләре җыелма командалары катнаша (сигез төбәк, 61 катнашучы). Ярышлар алты спорт төре буенча уза: өстәл теннисы, утырган килеш волейбол, кул көрәштерү, җәядән ук ату, электрон коралдан ату, пауэрлифтинг.

Исегезгә төшерәбез, Русия Президенты Владимир Путин Уфага эш сәфәре кысаларында Фехтование үзәгендә дә булды. Үзәкне ачу тантанасы бүген «Русия — спорт державасы» XII Халыкара спорт форумы кысаларында узды.

Читайте нас: