+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
17 октябрь , 13:15

Су астында да спорт бар!

"Русия - спорт державасы" форумында Словениядән халыкара дайвер, инвалидлар оешмасы рәисе Бранко Равнак парадайвинг буенча СВО ветераннары өчен осталык дәресе күрсәтәчәк.

Су астында да спорт бар!
Су астында да спорт бар!

Ул су астына чуму һәм сулышны тоткарлау һәм су астында йөзү техникасы белән танышу гына түгел, ә үз чикләрен җиңү һәм яңа биеклекләргә ирешү өчен тәҗрибәле практик инструктор белән аралашу мөмкинлеге дә бирәчәк.

Бранко битлекне ничек дөрес кияргә, ничек суларга, ничек тыныч булырга, ничек дөрес итеп горизонталь ятарга өйрәтәчәк.

"Инвалидның һәр яңа адымы — бөтен кешелек өчен алга китеш, - ди Бранко. - 2002 елдан бирле инвалидлар өчен дайвинг белән шөгыльләнәм, гадәти тормышта инвалид креслосыннан тормаучы дистәдән артык кешене моңа җәлеп иттем. Әгәр кеше машина йөртә ала икән, дайвинг белән дә шөгыльләнә ала. Хәтта аның арка һәм муен җәрәхәтләре булса да".

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: