Ачылу тантанасында Дәүләт думасы депутаты, Русия Керлинг федерациясе президенты Дмитрий Свищев, Дәүләт думасының Физик культура һәм спорт комитеты рәисе урынбасары Әмир Хәмитов, 13 тапкыр Паралимпия уеннары һәм18 тапкыр дөнья чемпионы Рима Баталова, керлинг буенча дөнья туры генеральный директоры Джо Вэлкли, Русия Чаңгы федерациясе президенты Елена Вяльбе катнаштылар.
- Кадерле спортчылар һәм тренерлар! Безнең кунакчыл республикабыз сезне «Русия – спорт державасы» XII Халыкара спорт форумында сәламли. Бүген сезнең үзегезне һәм иң яхшы нәтиҗәләрегезне күрсәтү мөмкинлеге бар. Рәхим итегез Башкортстанга! - дип мөрәҗәгать итте ярышларда катнашучыларга Рима Баталова.
Ярышларда барлыгы 18 команда катнаша: 12 команда катнаш керлингта (17 яшькә кадәрге Бөтенрусия ярышлары) һәм 6 ир-егет командалары (Суперлига этабы). Башкортстан Республикасы ике катнаш команда белән тәкъдим ителәчәк - һәр командада ике кыз һәм ике егет. Барлык ярышларның финалы 20 октябрьдә узачак.
- Уфада керлинг буенча ярышлар узу куандыра. Бу илебездә әлеге спорт төренең дә үсеш алуын аңлата. Җанатарларның күп булуы да шатландырды. Биредә Суперлига ярышларында Русиянең иң көчле командалары җыелды. Шуңа күрә матчлар мавыктыргыч булыр, дип уйлыйм. Әлбәттә, барлык спортчыларга уңышлар теләп калам.
Уфа - бик күркәм шәһәр. Аз гына булса бүген аны күрә алдык. Алдагы көннәрдә тагын да матуррак урыннар белән танышырбыз әле дип уйлыйм, - диде Русия җыелма командасы вәкиле Александр Еремин.
Фото: Андрей Шальков.